Карар 28.02.2022 №116 "Арча муниципаль районының вәкиллекле органы аппараты турында"

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе президиумының 2020 елның 9 декабрендәге ПР-187 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре структурасын формалаштыру һәм штат санын билгеләү буенча методик рекомендацияләр нигезендә, Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерү, идарә структурасын камилләштерү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. Арча муниципаль районының вәкиллекле органы аппараты структурасына кадрлар секторын кертергә.

  1. Арча муниципаль районының вәкиллекле органы аппараты структурасын, әлеге карарның 1 пунктына кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, 1 нче кушымта нигезендә расларга.
  2. Арча район Советы аппараты турында  Нигезләмәне 2 нче кушымта нигезендә расларга.

4.Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:

- «Арча муниципаль районы вәкиллекле органы аппараты турында» Арча район Советының 2005 елның 28 декабрендәге 29 номерлы карарын;

-  «Арча муниципаль районының вәкиллекле органы аппараты турында» Арча район Советының 2005 елның 28 декабрендәге 29 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2011 елның 31 гыйнварындагы 30 номерлы карарын;

-  «Арча муниципаль районының вәкиллекле органы аппараты турында» Арча район Советының 2005 елның 28 декабрендәге 29 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» (2011 елның 31 гыйнварындагы 30 номерлы үзгәрешләр белән) Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 334 номерлы карарын;

- «Арча муниципаль районының вәкиллекле органы аппараты турында» Арча район Советының 2005 елның 28 декабрендәге  29  номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 170 номерлы карарын (31.01.2011 №30,  24.04.2015 №334 үзгәрешләр белән).

5. Әлеге карар 2022 елның 10 мартыннан үз көченә керә.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча  муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                             И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 89.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International