Карар 28.02.2022 №119 "Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 175 номерлы карары белән расланган муниципаль хезмәт вазыйфаларына билгеләнгәндә гражданнар, шулай ук аларны биләгәндә муниципаль хезмәткәрләр ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле коррупция куркынычына дучар булу мөмкинлеге булган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль хезмәт вазыйфалары Исемлегенә үзгәрешләр кертү турында (14.03.2019 ел № 229; 05.02.2020 ел №301, 02.02.2021 ел №46 үзгәрешләр белән)"

Арча район Советында, Арча муниципаль районы Башкарма комитетында, Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасы, Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасында муниципаль хезмәт вазыйфалары реестрында үзгәрешләргә бәйле рәвештә, муниципаль хезмәт вазыйфаларына билгеләнгәндә гражданнар, шулай ук аларны биләгәндә муниципаль хезмәткәрләр ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле коррупция куркынычына дучар булу мөмкинлеге булган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлеген актуаль хәлдә тоту максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. Муниципаль хезмәт вазыйфаларына билгеләнгәндә гражданнар, шулай ук аларны биләгәндә муниципаль хезмәткәрләр ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле коррупция куркынычына дучар булу мөмкинлеге булган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлегенә үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru)  бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар 2022 елның 10 мартыннан үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                       И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 89.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International