Карар 28.02.2022 №120 "Арча район Советының 2011 елның 31 гыйнварындагы 33 номерлы карары белән расланган Башкарма комитет аппаратының икътисад һәм финанслар бүлеге турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында (04.07.2011 ел, № 59, 07.04.2016, №49 үзгәрешләр белән)"

Татарстан Республикасының Бүленгән ситуацион үзәген төзү һәм эшләтү буенча эшче төркеменең 2021 елның 6 октябрендәге РН-12-319 номерлы киңәшмә беркетмәсенең 2.1 пунктын үтәү йөзеннән Арча район Советы КАРАР БИРДЕ:

1. Арча район Советының 2011 елның 31 гыйнварындагы 33 номерлы карары белән расланган Башкарма комитет аппаратының икътисад һәм финанслар бүлеге турындагы нигезләмәгә (04.07.2011 ел, № 59, 07.04.2016, №49 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

 

  1. «Бүлекнең төп бурычлары» исемле 2 бүлеккә  2.7 пункты өстәргә:

 «2.7. Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге  нәтиҗәлелеген бәяләү өчен муниципаль дәрәҗәгә декомпозацияләнгән күрсәткечләрнең максатчан күрсәткечләренә (алга таба – федераль күрсәткечләр) ирешү буенча чаралар планын эшләү.»

  1. «Бүлекнең функцияләре» исемле 3 бүлеккә  3.15 пункты өстәргә:

«3.15. Муниципаль дәрәҗәгә декомпозацияләнгән федераль күрсәткечләрнең максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча планнарны гамәлгә ашыру кысаларында бүлек түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:

 1) муниципаль дәрәҗәгә декомпозацияләнгән федераль күрсәткечләрне исәпләү өчен файдаланыла торган күрсәткечләрне мониторинглауны һәм җыюны оештыра.

2) федераль һәм республика дәрәҗәсендәге норматив хокукый актлар нигезендә расланган күрсәткечләрне исәпләү методикасы буенча муниципаль дәрәҗәгә декомпозацияләнгән федераль күрсәткечләрне исәпләүне гамәлгә ашыра.

3) муниципаль дәрәҗәгә декомпозацияләнгән федераль күрсәткечләрнең формалашу чыганакларын, шулай ук нәтиҗәләр бирү регламентын һәм формаларын билгели.

 4) квартал саен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасарына җибәрү өчен, муниципаль дәрәҗәгә декомпозацияләнгән федераль күрсәткечләрнең максатчан күрсәткечләренә ирешү турында белешмә-мәгълүмат материаллары, хисаплар әзерләүне гамәлгә ашыра.

 5) муниципаль дәрәҗәгә декомпозацияләнгән федераль күрсәткечләрнең үзгәрү динамикасы һәм аларга ирешү буенча тәкъдимнәр әзерләүне гамәлгә ашыра.»

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында  (http:pravo.tatarstan.ru)  бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль  районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                               И.Г.Нуриев 

doc
Скачать текст
DOC, 45.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International