Карар 28.02.2022 №121 "«Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү күләмнәре һәм шартлары турында» Арча район Советының 2021 елның 10 декабрендәге 107 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 02 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законның 22 статьясы, муниципаль хезмәт турында 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Кодексы,  «Дәүләт серенә кертелгән гражданнарга һәм дәүләт серен саклау буенча структур бүлекчәләр хезмәткәрләренә даими нигездә социаль гарантияләр бирү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 18 сентябрендәге 573 номерлы карары нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү күләме һәм шартлары турында» 2021 елның 10 декабрендәге 107 номерлы Арча район Советы карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

  1. Муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларның хезмәте өчен түләү турында Нигезләмәнең 42 нче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Дәүләт серен тәшкил иткән белешмәләр белән эшләгән өчен айлык өстәмә түләү түбәндәге чикләрдә билгеләнә:

Айлык  процентлы өстәмә түләү

Өстәмә  түләү күләме

(процентларда)

 

«Аеруча мөһим» серлелек дәрәҗәсенә ия булган белешмәләр белән эшләгән өчен

 

«Аеруча яшерен» серлелек дәрәҗәсе булган белешмәләр  белән эшләгән өчен

 

Тикшерү чараларын үткәреп, рөхсәт кәгазе рәсмиләштергәндә  «Яшерен» серлелек дәрәҗәсенә ия булган белешмәләр  белән эшләгән өчен,

тикшерү чараларын үткәрмичә

Дәүләт серен саклау буенча структур бүлекчәләрдә эш стажы өчен:

1 елдан 5 елга кадәр   

 

5 елдан  10 елга кадәр

 

10 елдан  һәм югарырак

 

Акчалата түләүнең 50-75% ы

 

Акчалата түләүнең 30-50%ы

 

 

Акчалата түләүнең 10-15%ы

 

 

Акчалата түләүнең 5-10% ы

 

 

Акчалата түләүнең 10%ы

 

Акчалата түләүнең 15%ы

 

Акчалата түләүнең 20%ы

 

  1. Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль учреждениеләрендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның хезмәте өчен түләү турындагы Нигезләмәнең 55 нче абзацын (2 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Дәүләт серен тәшкил иткән белешмәләр белән эшләгән өчен айлык өстәмә түләү түбәндәге чикләрдә билгеләнә:

Айлык  процентлы өстәмә түләү

Өстәмә  түләү күләме

(процентларда)

 

«Аеруча мөһим» серлелек дәрәҗәсенә ия булган белешмәләр белән эшләгән өчен

 

«Аеруча яшерен» серлелек дәрәҗәсе булган белешмәләр  белән эшләгән өчен

 

Тикшерү чараларын үткәреп, рөхсәт кәгазе рәсмиләштергәндә «Яшерен» серлелек дәрәҗәсенә ия булган белешмәләр  белән эшләгән өчен, 

тикшерү чараларын үткәрмичә

 

 

Дәүләт серен саклау буенча структур бүлекчәләрдә эш стажы өчен:

1 елдан 5 елга кадәр   

 

5 елдан  10 елга кадәр

 

10 елдан  һәм югарырак

 

Вазыйфаи окладның 50-75%ы

 

Вазыйфаи окладның 30-50%ы

 

Вазыйфаи окладның 10-15%ы

 

Вазыйфаи окладның 5-10%ы

 

 

 

Вазыйфаи окладның 10%ы

 

Вазыйфаи окладның 15%ы

 

Вазыйфаи окладның 20%ы

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                        И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 56.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International