Карар 28.02.2022 №122 "«Арча муниципаль районының һәм аның составына керә торган авыл җирлекләренең шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативлары проектларын раслау турында» Арча район Советының 2016 елның 12 июлендәге 58 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында "

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 29.4 статьясы нигезендә, законнарга туры китерү максатыннан Арча район Советы карар бирде: 

1. «Арча муниципаль районының һәм аның составына керә торган авыл җирлекләренең шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативлары проектларын раслау турында» 2016 елның 12 июлендәге 58 номерлы Арча район Советы карары белән расланган Арча муниципаль районының һәм аның составына керә торган авыл җирлекләренең шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативлары проектларына үзгәрешләр кертергә һәм аларны кушымталар нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында  урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитетына йөкләргә.

 

 

Арча  муниципаль районы башлыгы, 

район Советы рәисе                                                                      И. Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 34.0 Кб

Приложения:
rar
Кушымта
RAR,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International