Карар 28.02.2022 №123 "«Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турындагы Нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2021 елның 12 декабрендәге 97 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 30 статьясындагы 1 өлешенең 2 пункты нигезендә Арча район Советы карар бирде:

«Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турындагы нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2021 елның 12 ноябрендәге 97 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

«Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль өчен индикатив күрсәткечләр исемлеге»нә 4 нче кушымта өстәргә (кушымта).

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (https://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (https://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 64.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International