Карар 28.02.2022 №124 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турында Нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2021 елның 12 ноябрендәге 96 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 30 статьясының 1 өлешенең 2 пункты нигезендә Арча район Советы карар бирде:

  1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2021 елның 12 ноябрендәге 96 номерлы карарына түбәндәге үзгәреш кертергә:

- Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле өчен индикатив күрсәткечләр исемлегенә 4 нче кушымта өстәргә (Кушымта).

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында  (https://pravo.tatarstan.ru)  бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (https://arsk.tatarstan.ru)  урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы 

Арча район Советы   рәисе                                                                  И.Г. Нуриев 

docx
Скачать текст
DOCX, 22.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International