Карар 28.22.2022 №126 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль урман контроле турындагы нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2021 елның 12 ноябрендәге 99 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

Россия Федерациясе Урман кодексының 84 һәм 98 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законнар нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1.«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль урман контроле турындагы нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2021 елның 12 ноябрендәге 99 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1.1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль урман контроле турындагы нигезләмәне раслау турында» Арча район Советының 2021 елның 12 ноябрендәге 99 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль урман контроле турындагы нигезләмәне кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (htpp://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,                                                                                                                     Арча район Советы рәисе                                                                 И.Г.Нуриев 

docx
Скачать текст
DOCX, 37.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International