Карар 28.02.2022 №127 "2022 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планын (программасын) раслау турында"

«Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында» 2001елның 21 декабркендәге  178-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясе субъектларының дәүләт яки муниципаль милектәге һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арендага ала торган күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2008 елның 22 июлендәге 159-ФЗ номерлы Федераль законнар, «Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибе турында» Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге  224 номерлы карары белән расланган Нигезләмә (14.10.2011 №74, 17.05.2012 №137, 28.05.2015 №342, 12.07.2016 №61, 10.11.2016  №87, 10.11.2017 №152, 19.09.2019 №275 үзгәрешләр белән)  нигезендә, муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Арча район Советы карар бирде:                   

1. 2022 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планын (программасын) кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                               И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 33.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International