Карар 28.02.2022 №128 "Гражданнар тарафыннан капиталь корылмалар булмаган гаражлар төзү өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль милкендәге җир кишәрлекләреннән файдаланган өчен түләү тәртибен билгеләү турында"

Россия Федерациясе Җир кодексының 39.36-1 статьясының  2 пункты, «Гражданнарның гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокукларын сатып алуга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 3 ноябрендәге 85-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Гражданнар тарафыннан капиталь корылмалар булмаган гаражлар төзү өчен Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләреннән, дәүләт милке чикләнмәгән җирләрдән яки җир кишәрлекләреннән файдаланган өчен түләү билгеләү тәртибен билгеләү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 6 декабрендәге 1170 номерлы карары, «Җир өчен аренда түләве турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1995 елның 9 февралендәге 74 номерлы карары нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1.Гражданнар тарафыннан капиталь корылма булмаган гаражлар төзү өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының   муниципаль милкендәге җир кишәрлекләреннән файдаланган өчен түләү тәртибен кушымта нигезендә расларга.

2.Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (https://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3.Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесенә йөкләргә.                                                                                                                                      

 

Арча  муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                          И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 62.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International