Карар 26.05.2022 № 145 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гавами тыңлауларны (җәмәгать фикер алышуларын) оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында "

Атарстан Республикасы Арча муниципаль районында яшәүчеләрнең муниципаль хокукый актлар проектларын тикшерүдә катнашу хокукларын тәэмин итү максатларында һәм "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 28 статьясына, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 20 статьясына, "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставына таянып, Арча район Советы карар бирде:

1.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гавами тыңлауларны (җәмәгать фикер алышуларын) оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәне (алга таба-Нигезләмә) кушымта нигезендә расларга.

2. Гамәлдән чыккан дип танырга:

 "Арча муниципаль районында гавами тыңлаулар оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында" Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 189 номерлы карарын (01.02.2019 N 221,  11.12.2020 №35,  14,09. 2021 № 85 үзгәрешләр белән).

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга http://pravo.tatarstan.ru һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г.Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 1.22 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International