Карар 26.05.2022 №146 "Гражданнар, оешмалар һәм тарихи вакыйгалар истәлеген мәңгеләштерү максатларында муниципаль предприятиеләргә, учреждениеләргә (оешмаларга) исемнәр бирү, аларның исемнәрен үзгәртү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, дәүләт, республика, муниципаль район һәм (яки) иҗтимагый мөнәсәбәтләр үсешенә зур өлеш керткән күренекле гражданнар, оешмалар һәм тарихи вакыйгалар турында истәлекләрне саклау максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2017 елның 31 гыйнварындагы 105 номерлы карары (28.04.2017 №130.1 үзгәрешләр белән) белән расланган гражданнар, оешмалар һәм тарихи вакыйгалар истәлеген мәңгеләштерү максатларында муниципаль предприятиеләргә, учреждениеләргә (оешмаларга) исемнәр бирү, аларның исемнәрен үзгәртү тәртибе турындагы нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 1.5 пунктына түбәндәге эчтәлекле сигезенче абзац өстәргә:

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу, 3 елдан да артык вакыт үткәннән соң исәпләнә.»;

2) 2.6 пунктының дүртенче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Әлеге пунктның беренче һәм икенче абзацлары нигезләмәләре предприятиеләргә һәм учреждениеләренә Советлар Союзы геройлары, Россия Федерациясе геройлары, Социалистик Хезмәт геройлары, Россия Федерациясе Хезмәт геройлары, Дан ордены белән бүләкләнгән гражданнар, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән гражданнар, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән гражданнар, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәрен бирү очракларына кагылмый.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы

район Советы рәисе                                                                     И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 44.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International