Карар 26.05.2022 №150 "«Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук Арча муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында Нигезләмәне раслау турында» Арча район Советының 2014 елның 17 октябрендәге 298 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында (19.02.2016 №30, 13.07.2021 № 74 үзгәрешләр белән)"

 «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 01 гыйнварындагы 90-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Президентының «Санлы финанс активлары, санлы валюта һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның аерым нигезләмәләрен тормышка ашыру чаралары хакында» 2020 елның 10 декабрендәге 778 номерлы Указы нигезендә Арча район Советы карар бирде:

  1. «Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук Арча муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында Нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2014 елның 17 октябрендәге 298 номерлы  карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
    1.  6 пунктның «в» пунктчасында  "акцияләр" сүзен төшереп калдырырга;  

      1.2. 13пунктта "акцияләр" сүзен төшереп калдырырга.

      2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                  И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 20.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International