Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы Нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар бирде:
1. Арча муниципаль районы бюджетының 2022 елның 1 кварталында керемнәр буенча 445 760,6 мең сум күләмендә һәм чыгымнар буенча 486 505,0 мең сум күләмендә керем чыгымнарын 40 744,4 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:
1) бюджет керемнәре классификациясе кодлары буенча Арча муниципаль районы бюджеты керемнәрен әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә;
2) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнары әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә;
3) бюджетлар чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә;
4) бюджетлар кытлыгын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә.
2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
3.Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
район Советы рәисе И.Г. Нуриев