Карар 28.04.2022 №136 "Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»  2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 37 статьясы, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясы, Арча муниципаль районы Уставының 50 статьясы, Арча муниципаль районы башкарма комитеты турында Нигезләмә, Арча район Советының 2016 елның 31 октябрендәге 1 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турында нигезләмә (19.09.2014 №286,  23.09.2020 №3 үзгәрешләр белән) нигезендә, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга бәйле рәвештә, Арча  район Советы карар бирде:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итәргә.

Конкурска Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучылардан документлар кабул итүне 2022 елның 29 апреленнән 2022 елның 19 маена кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт, Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары кабинеты, көн саен 8 дән 17 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, телефон номеры  3-12-33.

Конкурсны 2022 елның 26 маенда 09:00 сәгатьтә Арча  район Советы бинасында Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт адресы буенча уздырырга.

2. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатураларны карау буенча конкурс комиссиясен 6 кеше составында расларга.

3. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатураларны карау буенча конкурс комиссиясе составының яртысын 3 кеше составында  1 нче кушымта нигезендә расларга.

Шуны игътибарга алырга: муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатураларны карау буенча конкурс комиссиясе составының икенче яртысы Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләнә ( "Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре вазыйфаларын биләүгә кандидатураларны карау өчен конкурс комиссияләре әгъзалары исемлегенә үзгәреш кертү турында" Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 10 октябрендәге УП-679 номерлы Указы).

4. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе белән контракт формасын 2 нче кушымта нигезендә расларга.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

  6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

Арча  муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                          И.Г. Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International