Карар 28.04.2022 №138 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздыру тәртибе турында» Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (10.11.2016 №76, 24.03.2017 №112, 18.07.2017 №133, 14.03.2019 №238, 19.09.2019 №272, 11.03.2020 №313, 09.09.2020 №347, 16.10.2020 №17, 20.04.2021 №56, 13.07.2021 №72 үзгәрешләр белән)"

Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү комиссиясе эшчәнлеген камилләштерү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турында» Арча район Советының  2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы карары белән (10.11.2016 №76, 24.03.2017 №112,  18.07.2017 №133,  14.03.2019 №238,  19.09.2019 №272,  11.03.2020 №313,  09.09.2020 №347,  16.10.2020 №17, 20.04.2021 №56, 13.07.2021 №72 үзгәрешләр белән) расланган Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында вакантлы муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү комиссиясе составын кушымта нигезендә яңа редакциядә  бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                         И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 16.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International