Карар 28.04.2022 №139 " «Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы вазыйфаларны биләүгә кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе турында» Арча район Советының 2021 елның 20 апрелендәге 55 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы вазыйфаларны биләүгә кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе эшчәнлеген камилләштерү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм баш төркемнәренә карый торган вакантлы вазыйфаларны биләүгә кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе турында» 2021 елның 20 апрелендәге 55 номерлы Арча район Советы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм баш төркемнәренә карый торган вакантлы вазыйфаларны биләүгә кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе  составына түбәндәге үзгәреш кертергә: Салихова Эльвина Илфатовнаның вазыйфасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «Арча район Советы аппаратының кадрлар секторы мөдире, комиссия секретаре».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат  рәсми порталында бастырып чыгарырга (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы  рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясен йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                      И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 17.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International