Карар 28.04.2022 №140 "«Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү һәм аттестация үткәрү тәртибе турында» Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (10.11.2015 №17, 10.11.2016 №81, 14.03.2020 № 237, 19.09.2019 № 270, 20.05.2020 №329, 16.10.2020 №19, 20.04.2021 №58 үзгәрешләр белән)"

Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләрен аттестацияләү, класслы чиннар бирү өчен квалификация имтиханнары кабул итү, эш стажын билгеләү  өчен муниципаль хезмәттә эшләгән елларны исәпләү  буенча комиссия эшчәнлеген камилләштерү максатыннан,  Арча район Советы карар  бирде:

1.«Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү һәм аттестация үткәрү  тәртибе турында» Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы карары (10.11.2015 №17,  10.11.2016 №81, 14.03.2020 № 237,  19.09.2019 № 270,  20.05.2020 №329,  16.10.2020 №19,  20.04.2021 №58 үзгәрешләр белән) белән расланган муниципаль хезмәткәргә класслы чиннар бирү өчен квалификация имтиханнары кабул итү, эш стажын билгеләү өчен муниципаль хезмәттә эшләгән елларны исәпләү буенча комиссия составын кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат  рәсми порталында бастырып чыгарырга (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы  рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 20.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International