Карар 13.07.2022 №154 «2022 елның I яртыеллыгында Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында»

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы Нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар бирде:

 

1. Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисапны 2022 елның I яртыеллыгында 868 051,9 мең сум күләмендә һәм чыгымнар буенча 900 896,1 мең сум күләмендә, чыгымнарның керемнәрдән артуын 32 844,2 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:

1) Арча муниципаль районы бюджеты керемнәрен бюджет керемнәре классификациясе кодлары буенча  әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә;

2) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын  Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә;

3) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча  әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә;

4) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын бюджетлар кытлыгын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                               И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 818.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International