Карар 13.07.2022 №158 "Арча район Советының 2017 елның 31 гыйнварындагы 105 номерлы карары белән расланган Гражданнар, оешмалар һәм тарихи вакыйгалар истәлеген мәңгеләштерү максатларында муниципаль предприятиеләргә, учреждениеләргә (оешмаларга) исемнәр бирү тәртибе турындагы нигезләмәгә (28.04.2017 № 130.1, 26.05.2022 № 146 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, дәүләт, республика, муниципаль район һәм (яисә) иҗтимагый мөнәсәбәтләр үсешенә зур өлеш керткән һәм уңай йогынты ясаган күренекле гражданнар, оешмалар һәм тарихи вакыйгалар турында истәлекләрне саклау максаыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2017 елның 31 гыйнварындагы 105 номерлы карары белән расланган Гражданнар, оешмалар һәм тарихи вакыйгалар истәлеген мәңгеләштерү максатларында муниципаль предприятиеләргә, учреждениеләргә (оешмаларга) исемнәр бирү тәртибе турындагы нигезләмәгә (28.04.2017 №  130.1, 26.05.2022 № 146 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

2) 2.6 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.6. Вакыйганың яисә исемен мәңгеләштерергә тәкъдим ителә торган затның әһәмиятен объектив бәяләү максатларында, предприятиеләргә һәм учреждениеләргә исемнәр бирү түбәндәгечә гамәлгә ашырыла:

исеме мәңгеләштерелә торган затның вафатыннан 1 ел үткәннән соң гына;

аның истәлегенә исем бирелә торган вакыйгадан  3 ел үткәннән соң гына.

 Аерым очракларда,  әлеге Нигезләмәнең 2.6 пунктчасында күрсәтелгән срокларга бәйсез рәвештә, торак пунктта яшәүче 75 проценттан да ким булмаган кешеләрнең, хезмәт коллективы әгъзаларының  үтенече буенча, истәлекле билгеләр һәм мемориаль такталар Арча муниципаль районы Советы карары буенча куелырга мөмкин.

Әлеге пунктның икенче һәм өченче абзацлары нигезләмәләре Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясе хезмәт Геройлары, Дан ордены белән бүләкләнгән гражданнар, "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнгән гражданнар, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнгән гражданнар, 1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәрен бирү очракларына кагылмый.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                            И.Г.Нуриев         

rtf
Скачать текст
RTF, 129.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International