Карар 13.07.2022 №159 "Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында"

«Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составын расларга (1 нче кушымта).

2. «Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында» Арча район Советының 2014 елның 05 апрелендәге 260 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. «Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында» 2014 елның 5 апрелендәге 260 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында»  Арча район Советының 2014 елның 6 маендагы 269 номерлы карарын үз көчен югалткан дип санарга (22.01.2015 №315, 28.05.2015 №337, 12.08.2015 №351, 10.11.2015 №16, 07.04.2016 №51, 12.06.2016 №56, 14.12.2016 № 96, 27.09.2017 №144, 16.05.2018 №182, 31.10.2018 №234, 16.10.2020 №18, 02.02.2021 №44, 12.11.2021 №95, 26.05.2022 №153.1 үзгәрешләр белән).

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г.Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 158.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International