Какрар 13.07.2022 №161 "Генераль планны әзерләү зарурлыгы булмау турында карар кабул ителгән авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан торак пунктлар чикләре турында белешмәләр өстәү өлешендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү хакында"

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 9, 20, 21 статьялары, «Россия Федерациясе җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131 Федераль закон, Арча муниципаль районы муниципаль берәмлеге Уставы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү проектына (кушымта нигезендә) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының килештерелгән 2022 елның 06 июнендәге 10-53/6634 номерлы уңай бәяләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Арча район Советы КАРАР БИРДЕ:

1.« «Арча муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасын раслау турында»  Арча район Советының 2012 елның 14 декабрендәге 178 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына  авыл җирлекләрендә урнашкан түбәндәге торак пунктларның чикләре турындагы белешмәләргә өстәмәләр кертү өлешендә үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде:

1) Наласа авыл җирлеге чикләрендә урнашкан Урта Бирәзә авылы;

2) Яңа Кишет авыл җирлеге чикләрендә урнашкан Иске Кишет авылы;

3) Урта Аты авыл җирлеге чикләрендә урнашкан Әрнәш авылы, Кылачы авылы, Урта Аты авылы;

4) Ташкичү авыл җирлеге чикләрендә урнашкан Мәмсә авылы, Печмәнтау авылы, Ташкичү авылы, Хәтнә авылы, Иске Ашыт авылы;

4) Утар Аты авыл җирлеге чикләрендә урнашкан Утар Аты авылы, Югары Аты авылы, Иске Җөлби авылы, Субаш Аты авылы, Орнашбаш авылы.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

       3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының икътисади үсеш, авыл хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                         И.Г.Нуриев                                                                                                                                                           

docx
Скачать текст
DOCX, 15.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International