Карар 08.09.2022 №163 "Арча район Советы депутаты статусы турында нигезләмәне раслау хакында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Арча муниципаль районы уставы нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советы  депутаты статусы турында нигезләмәне расларга.

2. «Арча муниципаль районы Советы депутаты статусы турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2005 елның 28 декабрендәге 27 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге мәгълүматны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                  И.Г.Нуриев

 

docx
Скачать текст
DOCX, 52.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International