Карар 08.09.2022 №164 " «Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләме һәм түләү шартлары турында» Арча район Советының 2021 елның 10 декабрендәге 107 номерлы карарына (28.02.2022 ел, №121 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

Муниципаль хезмәт турында 2013 елның 25 июнендәге  50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы кодексы, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 2009 елның 12 февралендәге 15-ТРЗ  номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасында үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлекләр башлыклары, муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарлары,  депутатлар, җирле үзидарәнең сайланулы органнары әгъзалары, муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары рәисләре, урынбасарлары, аудиторларының айлык акчалата бүләкләү күләмнәрен һәм муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладларын арттыру турында» 2022 елның 22 августындагы  881 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләме һәм түләү шартлары турында» Арча район Советының 2021 елның 10 декабрендәге 107 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

  1. Муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларның хезмәт хакы турында нигезләмәнең 2 нче абзацын  (1 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 

 

 

 

«Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләгән затның хезмәт хакы акчалата бүләкләү рәвешендә башкарыла.

 

Вазыйфа исеме

Акчалата бүләкләү күләме (сумнарда)

Арча муниципаль районы башлыгы

31660

Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары

28494

Арча муниципаль районының контроль – хисап палатасы рәисе

28494

Арча муниципаль районының контроль – хисап палатасы аудиторы

21765

 

  1.  Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль учреждениеләрендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның хезмәт хакы турында нигезләмәнең 16 абзацында (2 нче кушымта) «11 498 сум» сүзләрен «11 958 сум» сүзләренә алмаштырырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (https://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтына урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар кабул ителгән көннән үз көченә керә һәм 2022 елның 01 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 53.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International