Карар 08.09.2022 №165 "Хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышын уздыру өчен нигез булып торган мөрәҗәгатьләр, гаризалар һәм хәбәрнамәләр керү тәртибен раслау турында"

«Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы,  «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 02 мартындагы 25-ФЗ номерлы, «Аерым категория затларга Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм аларны саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2007 елның 07 маендагы 79-ФЗ номерлы федераль законнар, «Хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия турында нигезләмәне раслау хакында» 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы Арча район Советы карары белән расланган нигезләмәнең (13.10.2018 №202  14.03.2019 №236, 19.09.2019 №273, 16.10.2020 №16, 20.04.2021 №59, 13.07.2021 №73, 12.11.2021 №94, 28.04.2022 №138 үзгәрешләр белән) 3.1 пунктындагы «б» пунктчасының 3 һәм 4 абзацларына яраклаштырып, Арча район Советы КАРАР БИРДЕ:  

  1. Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарына объектив сәбәпләр буенча хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшыру мөмкинлеге булмау турында муниципаль хезмәткәрнең гаризасы керү тәртибен 1 нче кушымта нигезендә расларга.
  2.  Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарына аның территориясендә счетлар (кертемнәр) булган чит ил банкында акча һәм кыйммәтләрне саклау гамәлгә ашырыла торган һәм (яки) чит ил финанс инструментлары булган чит ил дәүләтенең компетентлы органнары тарафыннан әлеге чит ил дәүләтенең законнары нигезендә кулга алыну, күрсәтмә тыелу сәбәпле яки иренең (хатынының) ихтыярына һәм балигъ булмаган балаларының ихтыярына бәйле булмаган башка хәлләр белән бәйле рәвештә, «Аерым категория затларга Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм аларны саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында»  2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен үтәү мөмкинлеге булмау турында муниципаль хезмәткәрнең гаризасы керү тәртибен 2 нче кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (https://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                   И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 104.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International