Карар 14.10.2022 №167 "2022 елның 9 аенда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Арча районы Советы карары белән расланган Арча муниципаль районында бюджет төзелеше  һәм бюджет процессы турындагы нигезләмә нигезендә Арча муниципаль районында Арча район Советы карар бирде:

 

1. 2022 елның 9 аенда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисапны керемнәр буенча 1 296 176,6 мең сум күләмендә һәм чыгымнар буенча 1 328 289,5 мең сум күләмендә, чыгымнарның керемнәрдән артуын 32 112,9 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:

1)  Арча муниципаль районы бюджеты керемнәрен бюджет керемнәре классификациясе кодлары буенча  әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә;

2) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнары әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә;

3) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын бюджетлар чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча  әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә;

4) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларынбюджетлар кытлыгын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                  И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 952.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International