«Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставын гамәлдәге законнарга туры китерү максатыннан, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясына, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы ТР Законына таянып, Арча район Советы карар бирде:
1. Арча район Советының 2021 елның 20 апрелендәге 60 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы Уставына түбәндәге үзгәрешләрне һәм өстәмәләрне кертергә:
1. 6 статьяның 6 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«6) муниципаль район чикләрендәге торак пунктлар чикләреннән тыш җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында юл эшчәнлеге, автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль район чикләрендәге торак пунктлар чикләреннән тыш муниципаль контрольне гамәлгә ашыру, юл хәрәкәтен оештыру һәм аларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, шулай ук автомобиль юлларыннан файдалану һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә юл эшчәнлеген башкару өлкәсендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру;»;
2. 6 статьяга түбәндәге эчтәлекле 10.1 пункт өстәргә:
«10.1)муниципаль районнар чикләрендә шәһәр һәм авыл торак пунктларыннан читтә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү;»;
3. 6 статьяның 30 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«30) муниципаль район территориясендә җирле әһәмияттәге дәвалау-савыктыру урыннары һәм курортлар булдыру, үстерү һәм саклауны тәэмин итү, шулай ук җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы табигать территорияләрен саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру;»;
4. 6 статьяның 35 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«35) балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча җирлекара характердагы чаралар оештыру һәм гамәлгә ашыру;»;
5. 6 статьяның 38 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«38) федераль законнар нигезендә муниципаль район ихтыяҗлары өчен ясалма җир кишәрлекләре оештыру буенча тиешле эшләр башкаруны тәэмин итү;»;
6. 6 статьяның 42 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«42)федераль закон нигезендә комплекслы кадастр эшләрен башкаруны оештыру һәм территориянең карта-планын раслау.»;
7. 7 статьяга түбәндәге эчтәлекле 17 пункт өстәргә:
«17) муниципаль янгын сагын булдыру.»;
8. 8 статьяның 2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«2. Муниципаль контроль төрләрен оештыру һәм гамәлгә ашыру «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон белән җайга салына.»;
9. Түбәндәге эчтәлекле 15.1 статья өстәргә:
«15.1 статья. Гражданнар җыены
1. «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда каралган очракларда гражданнар җыены түбәндәгеләр тарафыннан үткәрелергә мөмкин:
1) составына әлеге торак пункт кергән районның күрсәтелгән торак пункт территориясен башка муниципаль район территориясенә кертүгә китерә торган чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча;
2) җирлек составына кергән яки район чикләрендә авылара территориядә урнашкан торак пунктта әлеге торак пункт территориясендә гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча;
2. Әлеге статьяның 1 өлешендәге 3 пунктында каралган гражданнар җыены, кимендә 10 кеше яшәгән торак пункт территориясенең тиешле өлешендә яшәүче кешеләр төркеме инициативасы белән, район Советы тарафыннан чакырылырга мөмкин.
3.Гражданнар җыены торак пункт территориясенең әлеге өлешендә гражданнарның үзара салымын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча торак пункт территориясенең бер өлешендә үткәрелергә мөмкин.
4.Гражданнар җыены үткәрелә торган торак пункт территориясенең бер өлеше чикләре җирле әһәмияттәге тиешле мәсьәләне хәл итүдә торак пункт территориясенең күрсәтелгән өлешендә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләре бердәмлеге критериеннән чыгып, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тарафыннан билгеләнә.
5. Гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча гражданнар җыены үткәрелергә мөмкин булган район чикләрендә авылара территориядә урнашкан торак пункт территориясенең бер өлешенең чикләрен билгеләү критерийлары Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.
6. Әлеге статьяда каралган гражданнар җыены анда торак пунктта (яки аның территориясенең өлешендә) яшәүчеләрнең сайлау хокукына ия яртысыннан артыгы катнашканда хокуклы. Торак пунктта әлеге торак пунктта яшәүчеләрнең сайлау хокукына ия яртысыннан артыгының бер үк вакытта бергә булу мөмкинлеге булмаган очракта, әлеге Устав нигезендә гражданнар җыены этаплап, гражданнар җыенын уздыру турында карар кабул ителгән көннән бер айдан да артмаган чорда уздырыла. Шул ук вакытта элегрәк гражданнар җыенында катнашкан затлар тавыш бирүдә катнашуның алдагы этапларында катнашмый. Гражданнар җыены карары, әгәр аның өчен гражданнар җыенында катнашучыларның яртысыннан күбрәге тавыш бирсә, кабул ителгән дип санала.»;
10. 17 статьяның 5 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«5. Район башкарма комитетына инициатив проект кертү турындагы мәгълүмат районның «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында инициатив проектны район башкарма комитетына керткән көннән алып өч эш көне эчендә урнаштырылырга тиеш һәм әлеге статьяның 3 пунктында күрсәтелгән, шулай ук проектның инициаторлары турында белешмәләрне үз эченә алырга тиеш.
Бер үк вакытта гражданнарга район башкарма комитетына үзләренең тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге турында, аларны тәкъдим итү срогын күрсәтеп, алдан хәбәр ителә. Искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне уналты яшькә җиткән район халкы кертергә хокуклы. Район башкарма комитетының күрсәтелгән мәгълүматны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыру мөмкинлеге булмаган очракта, әлеге мәгълүмат муниципаль районның рәсми сайтында урнаштырыла.»;
11. 17 статьяның 10 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«10. Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар исәбеннән финанс ярдәме алу өчен тәкъдим ителә торган инициатив проектлар, инициатив проектларны карау тәртибе, шул исәптән аларга ярдәм итүдән баш тарту өчен нигезләр, мондый инициатив проектларны конкурс нигезендә сайлап алу тәртибе һәм критерийлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый акты нигезендә билгеләнә. Бу очракта әлеге статьяның 3, 6, 7, 8, 9, 11 һәм 12 пунктларындагы таләпләр кулланылмый.»;
12. 21 статьяның 12 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
12. Генераль планнар проектлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, территорияне планлаштыру проектлары, территорияне ызанлау проектлары, территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләре проектлары, күрсәтелгән расланган документларның берсенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан проектлар, җир кишәрлегеннән яисә капиталь төзелеш объектыннан файдалануга рөхсәт бирү турындагы карар проектлары, капиталь төзелеш объектларын төзүнең иң чик параметрларыннан тайпылуга, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүгә рөхсәт бирү турындагы карар проектлары, җир кишәрлекләреннән һәм капиталь төзелеш объектларыннан файдалануның рөхсәт ителгән бер төрен һәм башка төргә үзгәртү мәсьәләләре буенча гавами тыңлаулар яисә җәмәгать фикер алышулары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып баруның расланган кагыйдәләре булмаганда, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнар нигезендә үткәрелә.
13. 31 статьяның 6.2.1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
6.2.1. Үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес һәм тулы булмаган белешмәләр биргән җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына, депутатка карата, әгәр дә бу мәгълүматларны бозып күрсәтү мөһим түгел икән, түбәндәге җаваплылык чаралары кулланылырга мөмкин:
1) кисәтү;
2) депутатны муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органында, җирле үзидарәнең сайланулы органында вазыйфасыннан азат итү, аның вәкаләтләре чоры туктатылганчы муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органында, җирле үзидарәнең сайланулы органында үз вазыйфасын биләү хокукыннан мәхрүм итү;
3) аның вәкаләтләре чоры туктатылганчы даими нигездә вәкаләтләр башкару хокукыннан мәхрүм итеп, даими нигездә вәкаләтләрне гамәлгә ашырудан азат итү;
4)аның вәкаләтләре чоры туктатылганчы муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органында, җирле үзидарәнең сайланулы органында вазыйфалар биләүне тыю;
5) аның вәкаләтләре чоры туктатылганчы даими нигездә вәкаләтләр башкаруны тыю.
14. 31 статьяның 6.2.2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
6.2.2. Җирле үзидарәнең сайланулы органы депутатына, әгъзасына, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына карата «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 40 статьясындагы 7_3-1 өлешендә күрсәтелгән җаваплылык чараларын куллану турында карар кабул итү тәртибе Россия Федерациясе субъекты законы нигезендә муниципаль хокукый акт белән билгеләнә.
15. 31 статьяның 7 пунктындагы 7 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«7) Россия Федерациясе гражданлыгы тукталу яки Россия Федерациясе халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданының аның нигезендә чит ил гражданы җирле үзидарә органнарына сайланырга хокуклы чит ил гражданлыгы тукталу, Россия Федерациясе гражданының яки, Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә башкасы каралмаган булса, Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсе нигезендә җирле үзидарә органнарына сайланырга хокуклы чит ил гражданының чит ил гражданлыгы (подданлыгы) булу яки яшәүгә рөхсәт яисә чит ил территориясендә гражданның даими яшәү хокукын раслый торган башка документы булу;»;
16. 44 статьяның 1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
1. Район башлыгының вәкаләтләре түбәндәге очракларда вакытыннан алда туктатыла:
1) үлем;
2) үз теләге белән отставкага китү;
3) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 74.1 статьясы нигезендә отставкага китү;
4)«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 74 статьясы нигезендә вазыйфасыннан ваз кичү. Вәкаләтләре Россия Федерациясе субъектының югары вазыйфаи затының (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы җитәкчесе) хокукый акты нигезендә муниципаль берәмлек башлыгы вазыйфасыннан читләштерү турында яки муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органының муниципаль берәмлек башлыгын отставкага җибәрү турында карары нигезендә вакытыннан алда туктатылган муниципаль берәмлек башлыгы әлеге хокукый актка яисә суд тәртибендә карарга карата шикаять белдерсә, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тарафыннан үз составыннан яисә конкурс нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан сайлана торган муниципаль берәмлек башлыгын сайлау турында карар кабул итәргә хокуклы түгел. »;
5) суд тарафыннан хокукка сәләтсез яисә хокукка сәләте чикләнгән дип танылу. Район башлыгы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тарафыннан үз составыннан сайлана торган район башлыгын сайлау вәкаләтләре туктатылган көннән алып алты айдан да соңга калмыйча гамәлгә ашырыла.
Шул ук вакытта муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы вәкаләтләре чоры тәмамланганчы алты айдан да кимрәк вакыт калган булса, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы составыннан муниципаль берәмлек башлыгын сайлау яңа сайланган муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органының беренче утырышында гамәлгә ашырыла;
6) суд тарафыннан хәбәрсез югалган дип танылу яисә вафат дип игълан ителү;
7) аңа карата судның гаепләү карары законлы көченә керү;
8) Россия Федерациясеннән читкә даими яшәү урынына чыгу;
9) Россия Федерациясе гражданлыгы тукталу яки Россия Федерациясе халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданының аның нигезендә чит ил гражданы җирле үзидарә органнарына сайланырга хокуклы чит ил гражданлыгы тукталу, Россия Федерациясе гражданының яки, Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә башкасы каралмаган булса, Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсе нигезендә җирле үзидарә органнарына сайланырга хокуклы чит ил гражданының чит ил гражданлыгы (подданлыгы) булу яки яшәүгә рөхсәт яисә чит ил территориясендә гражданның даими яшәү хокукын раслый торган башка документы булу;»;
10) җирлекнең тиешле вәкиллекле органы депутаты буларак сайлаучылар тарафыннан чакыртып алынганда;
11) муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен сәламәтлеге торышы буенча сәләтсезлеге суд тәртибендә билгеләнгәндә;
12) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясындагы 3, 3_2, 3_2, 4-6_2, 7-7_2 өлешләренә туры китереп гамәлгә ашырыла торган районны үзгәртеп кору;
13) җирлекнең шәһәр округы белән берләшүгә бәйле рәвештә муниципаль берәмлек статусы югалу;
14) район чикләрен үзгәртү нәтиҗәсендә муниципаль берәмлек сайлаучылары саны 25 процентка арту;
15) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 35 статьясындагы 5 өлеше нигезендә муниципаль районның вәкиллекле органын төзү тәртибе үзгәрү;
16) гражданнарның турыдан-туры ихтыяр белдерү юлы белән кабул ителгән карарны гамәлгә ашыру өчен таләп ителә торган муниципаль хокукый актны бастырып чыгару срогы бозылу;
17) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән чикләүләрне үтәмәү.
17. 48 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«48 статья. Башкарма комитет вәкаләтләре
1. Район башкарма комитеты:
1) планлаштыру, бюджет, финанс һәм исәпкә алу өлкәсендә:
- район бюджеты проектын (бюджет проектын һәм уртача сроклы финанс планын) төзүне тәэмин итә;
- кирәкле документлар һәм материаллар белән район бюджеты проектын (бюджет проекты һәм урта сроклы финанс планы) район Советы раславына кертә;
- Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә бюджетара трансфертларны бүлү һәм (яисә) бирү тәртибе методикасын эшли һәм раслый;
- район бюджетының үтәлешен тәэмин итә һәм бюджет хисабын төзи, район бюджетының үтәлеше турында хисапны район Советы раславына тапшыра;
- муниципаль бурыч белән идарә итүне тәэмин итә;
- Арча муниципаль районының социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләүне тәэмин итә;
- район бюджетын үтәүне, Арча муниципаль районының социаль-икътисади үсеш стратегиясен үтәүне оештыра;
- Арча муниципаль районының социаль-икътисади үсеш стратегиясен үтәү турында хисаплар әзерләүне тәэмин итә;
- муниципаль берәмлекнең икътисады һәм социаль өлкәсе торышын характерлаучы статистик күрсәткечләр җыюны оештыра һәм күрсәтелгән дәүләт хакимияте органнарына Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә мәгълүмат бирүне оештыра;- җирлекләрнең бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәләрен район бюджеты акчалары исәбеннән тигезләүне тәэмин итә;
2) район территориясендә муниципаль милеккә идарә, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар белән үзара хезмәттәшлек өлкәсендә:
- районның муниципаль милкендәге мөлкәт белән идарә итә, муниципаль милек объектларын төзү, сатып алу, алардан файдалану, кушу һәм арендалау мәсьәләләрен хәл итә (әгәр район Советы карары белән башкасы билгеләнмәгән булса);
- муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр төзи, муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр тарафыннан бирелә торган хезмәтләргә һәм, федераль законнарда башкасы каралмаган булса, муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр тарафыннан башкарыла торган эшләргә тарифларны раслый, муниципаль казна учреждениеләре эшчәнлеген финанс белән тәэмин итүне һәм муниципаль биремне бюджет һәм автоном учреждениеләр тарафыннан үтәүне финанс белән тәэмин итүне гамәлгә ашыра;
- муниципаль милектәге предприятиеләр, оешмалар белән районның икътисадый һәм социаль үсешендә хезмәттәшлек турында килешүләр төзи; район территориясендә халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә төрле милек рәвешләрендәге предприятиеләр төзүгә ярдәм итә;
- муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен моның өчен каралган районның үз матди һәм финанс чараларыннан файдаланып, товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып ала, район ихтыяҗлары өчен эшләр заказчысы булып тора;
- полиция участок уполномоченные вазыйфасын биләүче хезмәткәргә районның административ участогында эшләү өчен бина бирә;
- 2017 елның 1 гыйнварына кадәр полиция участок уполномоченные вазыйфасын биләүче хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәрнең күрсәтелгән вазыйфа буенча бурычларын үтәү чорына торак урыны бирә;
3) территориаль планлаштыру, җирдән һәм башка табигый ресурслардан файдалану, әйләнә-тирә табигать мохитен саклау өлкәсендә:
- районның территориаль планлаштыру документлары, башка шәһәр төзелеше документлары проектларын эшли һәм аны район Советы раславына кертә һәм гамәлгә ашыруны тәэмин итә;
- район территориясендә гамәлгә ашырыла торган шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмат системаларын алып бара, муниципаль ихтыяҗлар өчен муниципаль район чикләрендә җир кишәрлекләрен резервлый һәм ала;
- халыкка экологик хәл турында хәбәр итә, табигатьтән файдалану турындагы законнарны бозучы әйләнә-тирә мохиткә куркыныч тудыручы предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар гамәлләре турында тиешле органнарга хәбәр итә;
- әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җирлекара характердагы чараларны оештыра;
- муниципаль район территориясендә каты коммуналь калдыкларны җыю (шул исәптән аерым-аерым җыю), транспортировкалау, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, күмү эшчәнлеген оештыруда катнаша;
- район территориясендә җирле әһәмияттәге дәвалау-савыктыру урыннарын һәм курортларны үстерүне һәм саклауны тәэмин итә, җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы табигать территорияләреннән файдалану һәм аларны саклау өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыра;
- муниципаль урман контролен гамәлгә ашыра;
- район ихтыяҗлары өчен ясалма җир кишәрлекләре оештыру буенча тиешле эшләрне башкаруны тәэмин итә, федераль закон нигезендә ясалма җир кишәрлеге оештыру турында шартнамә төзү хокукына ачык аукцион үткәрә;
- муниципаль районның авылара территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыра;
- федераль закон нигезендә комплекслы кадастр эшләрен үтәүне һәм территориянең карта-планын раслауны оештыра.
4) төзелеш, транспорт һәм элемтә өлкәсендә:
- муниципаль район чикләрендәге торак пунктлар чикләреннән тыш җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеген гамәлгә ашыруны тәэмин итә, автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль район чикләрендә торак пунктлар чикләреннән тыш муниципаль контрольне гамәлгә ашыра, юл хәрәкәтен оештыр һәм аларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә, шулай ук автомобиль юлларыннан файдалану һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә юл эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлкәсендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра;
- халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыра һәм район чикләрендәге җирлекләр арасында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыруны тәэмин итә;
- район ихтыяҗлары өчен ясалма җир кишәрлекләре оештыру буенча тиешле эшләрне башкаруны тәэмин итә;
- район чикләрендәге торак пунктлар арасында халыкка хезмәт күрсәтүче җәмәгать транспорты тукталышлары маршрутларын, хәрәкәт графигын, тукталыш урыннарын раслый яисә килештерә;
- район чикләрендәге торак пунктлар чикләреннән тыш җәмәгать транспорты тукталышлары өчен бирелгән урыннарны төзекләндерүне тәэмин итә;
- җирлекләрне элемтә хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыра;
- планлаштырыла торган шәхси торак төзелеше объектының яисә бакча йортының параметрлары хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яисә бакча йорты параметрларына туры килүе һәм җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объектын яисә бакча йорты объектын урнаштыру мөмкинлеге һәм планлаштырыла торган шәхси торак төзелеше объектының яисә бакча йортының параметрлары хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яисә бакча йорты параметрларына туры килмәве һәм җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объектын яисә бакча йорты объектын урнаштыру мөмкин булмавы турында хәбәрнамәләр; җир кишәрлегендә яки авылара территориядә төзелгән яки үзгәртеп корылган шәхси торак төзелеше объектының яки бакча йортының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы закон таләпләренә туры килүе яки туры килмәве турында хәбәрнамәләр җибәрә, Россия Федерациясенең граждан законнары нигезендә авылара территорияләрдә урнашкан үз белдеге белән төзелгән бинаны сүтү турында, авылара территорияләрдә урнашкан үз белдеге белән төзелгән бинаны сүтү яки аны билгеләнгән таләпләргә туры китерү турында, максатчан билгеләнеше буенча файдаланылмый торган яисә Россия Федерациясе законнарын бозып файдаланыла торган һәм җирлекара территориядә урнашкан җир кишәрлеген алу турында карарлар кабул итә;
5) торак-коммуналь, көнкүреш, сәүдә һәм башка хезмәт күрсәтү, шулай ук төзекләндерү һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә:
- энергияне сак тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру өлкәсендә муниципаль программаларны гамәлгә ашыра, Арча муниципаль районы чикләрендәкүпфатирлы йортларны, муниципаль торак фондын тәшкил итүче биналарны энергетик яктан тикшерүне оештыра һәм энергияне сак тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру турындагы законнарда каралган башка чараларны оештыра һәм үткәрә;
- Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә җирлекләрне электр һәм газ белән тәэмин итүне оештыра;
- район составына керүче җирлекләрне җәмәгать туклануы, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыра;
- халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне, китапханә фондларын туплауны һәм саклауны тәэмин итүне оештыра;
- ритуаль хезмәтләр күрсәтүне оештыра һәм җирлекара күмү урыннарын карап тотуны тәэмин итә;
- район составына керүче җирлекләрдә җирле халык сәнгати иҗатын үстерү өчен шартлар тудыра;
- район составына керүче җирлекләрдә ял итүне оештыру һәм мәдәният оешмалары хезмәтләрен күрсәтү өчен шартлар тудыруны тәэмин итә;
- җирлекләрдә авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын киңәйтү өчен шартлар тудыра, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итә, социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмаларга, хәйрия эшчәнлегенә һәм ихтыярыйлыкка ярдәм итә;
- район территориясендә физик культураны һәм массакүләм спортны үстерүне тәэмин итә, районның рәсми физкультура-савыктыру һәм спорт чараларын уздыруны оештыра;
- коммуналь инфраструктура системасына тоташтыру тарифларын, коммуналь комплекс оешмаларын тоташтыруга тарифларны, коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә тарифларны, кулланучылар өчен бәяләргә (тарифларга) өстәмә түләүләрне җайга сала;
- «Җылылык белән тәэмин итү турында» Федераль законда каралган җылылык белән тәэмин итүне оештыру вәкаләтләрен гамәлгә ашыра;
-«Су белән тәэмин итү һәм су чыгару турында» Федераль законда каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыра;
- реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасын раслый, район территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт бирә, мондый рөхсәтләрне юкка чыгара, район территориясендә үз белдеге белән урнаштырылган реклама конструкцияләрен сүтү турында күрсәтмәләр бирә;
- аларга карата Россия Федерациясе Президенты тарафыннан «Ябык административ-территориаль берәмлек турында» 1992 елның 14 июлендәге 3297-1 номерлы Россия Федерациясе законында билгеләнгән тәртиптә үзгәртеп кору яисә бетерү турында карар кабул ителгән моңа кадәр ябык административ-территориаль берәмлекләргә кергән территорияләр алар чикләренә кертелгән очракта, күрсәтелгән территорияләрдән читтә торак урыны алу өчен социаль түләү алу хокукын саклап калган гражданнарның исәбен алып бара, күрсәтелгән түләү күләмен билгели, гражданнарның аны алу шартларын үтәүне контрольдә тота, шулай ук гражданнарның һәм аларның гаилә әгъзаларының элеккеге яшәү урыныннан алып яңа яшәү урынына кадәр йөрү бәясен һәм багаж ташу бәясен түләргә хокуклы;
6) мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә:
- муниципаль мәгариф оешмаларында төп гомуми белем бирү программалары буенча (федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс ягыннан тәэмин итү вәкаләтләреннән тыш) һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирүне оештыра, муниципаль мәгариф оешмаларында балаларга өстәмә белем бирүне оештыра (аларны финанс ягыннан тәэмин итү Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган балаларга өстәмә белем бирүне оештырудан тыш), балаларның гомерен һәм сәламәтлеген тәэмин итү чараларын да кертеп, үз вәкаләтләре чикләрендә каникул вакытында балаларның ялын оештыруны тәэмин итү буенча шартлар тудыра;
- муниципаль мәгариф оешмалары биналарын һәм корылмаларын карап тотуны, аларга якын территорияләрне төзекләндерүне тәэмин итә;
- мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга тиешле балаларны исәпкә ала, муниципаль мәгариф оешмаларын районның конкрет территорияләренә беркетә;
- район территориясендә халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыра (халыкка медицина ярдәме күрсәтү функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органы карамагындагы медицина оешмаларында медицина ярдәме белән тәэмин ителә торган территорияләр исемлегенә кертелгән җирлекләр территорияләреннән тыш) гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләренең территориаль программасы нигезендә аерым территория халкына медицина ярдәме күрсәтү функцияләрен гамәлгә ашыручы территорияләр исемлегенә кертелгән территорияләрдән тыш;
- балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча җирлекара характердагы чаралар оештыра һәм гамәлгә ашыра;
- муниципаль район территориясендә физик культураны, мәктәп спортын һәм массакүләм спортны үстерү, муниципаль районның рәсми физкультура-савыктыру һәм спорт чараларын үткәрүне оештыру өчен шартлар тудыра;
7) гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау, законлылыкны тәэмин итү, халыкны һәм территорияне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә:
- район территориясендә законнарның, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары актларының үтәлешен, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклауны тәэмин итә;
- дәүләт хакимияте органнарының һәм дәүләт вазыйфаи затларының, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең, оешмаларның җирле үзидарә хокукларын боза торган актларына билгеләнгән тәртиптә, шул исәптән судка яисә арбитраж судка шикаять бирә;
- федераль закон нигезендә муниципаль милициянең җәмәгать тәртибен саклауны оештыруны тәэмин итә;
- район территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә һәм аларның нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша;
- шәһәр һәм авыл торак пунктларыннан читтәге муниципаль район чикләрендә янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итә;
- территориаль оборона һәм гражданнар оборонасы, халыкны һәм район территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау буенча чаралар уздыруны оештыра һәм тәэмин итә; гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен финанс һәм матди ресурсларның җирле резервларын булдыруны тәэмин итә;
- район территориясендә урнашкан муниципаль предприятиеләрне һәм учреждениеләрне мобилизацион әзерләү чараларын оештыра һәм гамәлгә ашыра;
- үз вәкаләтләре чикләрендә һәм билгеләнгән тәртиптә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы яисә килеп чыгу куркынычы турында халыкка вакытында хәбәр итүне һәм халыкка мәгълүмат бирүне тәэмин итә;
- су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау чараларын гамәлгә ашыруны тәэмин итә;
- җирле референдумны әзерләүне һәм уздыруны, район чикләрен үзгәртү, районны үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирүне оештыру һәм матди-техник тәэмин итүне гамәлгә ашыра;
- үз вәкаләтләре чикләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук район территориясендә террорчылык һәм экстремизм чагылышлары нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яисә) бетерү буенча чаралар күрүне тәэмин итә: террорчылыкны профилактикалау, шулай ук аның чагылышлары нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яисә) бетерү өлкәсендә муниципаль программалар эшли һәм гамәлгә ашыра; муниципаль берәмлекләрдә террорчылыкның һәм аның иҗтимагый куркынычының асылын аңлату буенча мәгълүмати-пропаганда чараларын оештыра һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның террорчылыкны кабул итмәү, шул исәптән мәгълүмати материаллар, басма продукция тарату юлы белән, аңлату эшләре һәм башка чаралар оештыра; террорчылыкны профилактикалау, шулай ук Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият органнары тарафыннан бирелгән террорчылыкны профилактикалау һәм бетерү, аның күренешләрен профилактикалау һәм бетерү буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыра; муниципаль милектә булган яки җирле үзидарә органнары карамагындагы объектларның террорчылыкка каршы яклануына карата таләпләрне үтәүне тәэмин итә; террорчылыкны профилактикалауда катнаша, шулай ук аның нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яки) бетерү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәрне Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте органнарына җибәрә; террорчылыкны профилактикалауда катнашу буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итә, шулай ук аның чагылышларының нәтиҗәләрен минимальләштерүдә һәм (яки) бетерүдә башка вәкаләтләр башкара;
- район чикләрендә коррупциягә каршы тору чараларын күрә;
- район территориясендә яшәүче Россия Федерациясе халыкларының милләтара һәм конфессияара татулыгын ныгытуга, телләрен һәм мәдәниятен үстерүгә, милли азчылыкларның хокукларын гамәлгә ашыруга, мигрантларның социаль һәм мәдәни җайлашуын тәэмин итүгә, милләтара (этникара) низагларны профилактикалауга юнәлтелгән чаралар эшли һәм гамәлгә ашыра;
8) районның җирле үзидарә органнарына федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен башкару өлкәсендә:
- районның җирле үзидарә органнарына федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыра;
- дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен тапшырылган матди һәм финанс чараларының исәбен алып бара һәм алардан тиешенчә файдалануны тәэмин итә;
- тиешле федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында хисаплар тапшыра;
- район Советы карарлары нигезендә үзләренә тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен районның җирле үзидарә органнары карамагындагы матди ресурслардан һәм финанс чараларыннан өстәмә файдалануны тәэмин итә;
- Россия Федерациясе су законнарында билгеләнгән чикләрдә, район чикләрендә урнашкан су объектлары милекчесе вәкаләтләрен гамәлгә ашыра;
9) башка вәкаләтләр:
- муниципаль хезмәтләр реестрын төзү һәм алып бару тәртибен билгели;
- җирлекләрнең архив фондларын саклауны да кертеп, муниципаль архивны төзи һәм карап тота;
- үз вәкаләтләре чикләрендә федераль законнар нигезендә халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрне гамәлгә ашыра;
- районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләре буенча, законнарда, әлеге Уставта каралган вәкаләтләрдән тыш, район Советы карарлары белән районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләре буенча башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра;
10) муниципаль-хосусый партнерлык өлкәсендә район башкарма комитеты түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:
- муниципаль-хосусый партнерлык проектын гамәлгә ашырганда, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итә;
- муниципаль-хосусый партнерлык турында килешү төзү хокукына конкурслар уздыру өчен конкурс документациясен гавами партнерга килештерә;
- муниципаль-хосусый партнерлык турындагы килешүне гамәлгә ашыруны мониторинглауны гамәлгә ашыру;
- муниципаль-хосусый партнерлык турындагы килешүне гамәлгә ашыру барышында гавами партнерларның һәм хосусый партнерларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда ярдәм итә;
- муниципаль-хосусый партнерлык турында төзелгән килешүләр реестрын алып бара;
- муниципаль-хосусый партнерлык турында килешү хакында мәгълүматның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итә;
- муниципаль-хосусый партнерлык турындагы килешүне гамәлгә ашыру мониторингы нәтиҗәләрен вәкаләтле органга тапшыра;
- «Россия Федерациясендә дәүләти-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 13 июлендәге 224 -ФЗ номерлы Федераль законда каралган, башка федераль законнар, Россия Федерациясе субъектларының законнары һәм норматив хокукый актлары, әлеге устав һәм муниципаль хокукый актлар белән каралган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.
2. Башкарма комитет җирлекнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә кертелмәгән мәсьәләләрне хәл итү буенча түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:
- район музейларын төзи;
- опека һәм попечительлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруда катнаша;
- муниципаль район территориясендә җирле милли-мәдәни автономияләрнең хокукларын гамәлгә ашыруга бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыра;
- Россия Федерациясе халыкларының милли-мәдәни үсешенә һәм район территориясендә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыруга ярдәм итә;
- 2008 елның 31 декабренә торышы буенча алар карамагындагы югары белем бирү муниципаль мәгариф оешмаларын гамәлгә куючы функцияләрен башкара;
- туризмны үстерү өчен шартлар тудыра;
- кеше хокукларын тәэмин итүгә җәмәгать контролен гамәлгә ашыручы һәм мәҗбүри тоту урыннарындагы затларга булышлык күрсәтүче иҗтимагый күзәтү комиссияләренә ярдәм күрсәтә;
- 1 «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» 995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә инвалидларның иҗтимагый берләшмәләренә, шулай ук инвалидларның гомумроссия иҗтимагый берләшмәләре тарафыннан оештырылган оешмаларга ярдәм күрсәтә;
-«Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында» Федераль законда каралган чараларны гамәлгә ашыра;
- авылара территориядәге торак пунктындатта нотариус булмаган очракта, законнарда каралган нотариаль гамәлләр кыла;
-федераль законнар нигезендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүне үткәрүне оештыру өчен шартлар тудыра, шулай ук ведомство карамагындагы оешмалар җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләгәндә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләрен куллану һәм оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча чаралар күрүне контрольдә тотуны гамәлгә ашыра;
- «Россия Федерациясендә хокук бозуларны профилактикалау системасы нигезләре турында» 2016 елның 23 июнендәге 182-ФЗ номерлы Федераль законда каралган хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыра;
- инвалидларның, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затларның физик культурасын һәм спортын үстерүгә, адаптив физик культурага һәм җайлашу спортына ярдәм итә;
-«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законында каралган кулланучылар хокукларын яклау чараларын гамәлгә ашыра;
- участок уполномоченные вазыйфасын биләүче хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәр күрсәтелгән вазыйфаны биләгән вакытка торак урыны бирә;
- муниципаль янгын сагын төзи.
3. Район башкарма комитеты муниципаль контрольне гамәлгә ашыруга вәкаләтле орган булып тора.
Муниципаль контроль өлкәсендә район башкарма комитеты вәкаләтләренә түбәндәгеләр керә:
1) тиешле территориядә муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру;
2) җирле үзидарә органнарына бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру буенча региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру;
3) эшчәнлекнең тиешле өлкәләрендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыруның административ регламентларын эшләү, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең вәкаләтле органнары тарафыннан раслана торган типлаштырылган административ регламентлар нигезендә җирле үзидарә органнарына вәкаләтләр бирелгән региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруның административ регламентларын эшләү. Күрсәтелгән административ регламентларны эшләү һәм кабул итү Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла;
4) эшчәнлекнең тиешле өлкәләрендә күрсәткечләр һәм аны үткәрү методикасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана торган муниципаль контроль нәтиҗәлелеген мониторинглауны оештыру һәм уздыру;
5) федераль законнарда, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актларында каралган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру.
Муниципаль контрольне турыдан-туры гамәлгә ашыру функцияләре әлеге органнарның статусын билгеләүче хокукый актлар нигезендә район башкарма комитеты органнарына йөкләнергә мөмкин.
Муниципаль контрольне тормышка ашыру белән бәйле мөнәсәбәтләргә, юридик затларны, хосусый эшмәкәрләрне тикшерүне оештыру һәм үткәрүгә карата «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре кулланыла.
18.49 статья түбәндәге эчтәлекле 6 пункт өстәргә:
«6. Район башкарма комитеты җитәкчесе РФ гражданлыгы тукталу яки чит ил гражданына җирле үзидарә органына сайлану хокукы бирә торган РФ халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданлыгы тукталу яисә чит дәүләт гражданлыгын (подданлыгын) яки яшәүгә рөхсәт яисә РФ гражданының, РФ халыкара шартнамәсе нигезендә үзидарә органына сайлану хокукы булган чит ил гражданының чит дәүләт территориясендә даими яшәү хокукын раслый торган башка документын алу мәгълүм булган көнне, ләкин РФ гражданлыгы яисә чит дәүләт гражданлыгы туктатылу яисә чит дәүләт гражданлыгын (подданлыгын) яки яшәүгә рөхсәт яисә элеге пунктта каралган башка документ алган көннән алып биш эш көненнән дә соңга калмыйча, муниципаль берәмлек башлыгына бу хакта язмача хәбәр итәргә тиеш;
19. 53 статьяның 1 пунктындагы 9 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«9) Россия Федерациясе гражданлыгы тукталу яки Россия Федерациясе халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданының аның нигезендә чит ил гражданы җирле үзидарә органнарына сайланырга хокуклы чит ил гражданлыгы тукталу, Россия Федерациясе гражданының яки, Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә башкасы каралмаган булса, Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсе нигезендә җирле үзидарә органнарына сайланырга хокуклы чит ил гражданының чит ил гражданлыгы (подданлыгы) булу яки яшәүгә рөхсәт яисә чит ил территориясендә гражданның даими яшәү хокукын раслый торган башка документы булу;»
20. 86 статьяның 1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«1. Гражданнарның үзара салым акчалары дигәндә гражданнарның җирле әһәмияттәге билгеле бер мәсьәләләрне хәл итү өчен башкарыла торган түләүләре аңлашыла. Гражданнарның үзара салымы тәртибендә түләүләр күләме муниципаль берәмлек, шәһәр округы составына керүче барлык кешеләр өчен (торак пункт (яки аның территориясенең бер өлеше) бертигез күләмдә билгеләнә, моңа саны муниципаль берәмлек (шәһәр округы) халкының гомуми санының 30 процентыннан арта алмый торган һәм түләүләр күләме киметелергә мөмкин булган аерым категорияләрдәге гражданнар керми.»;
21. 93 статьяның 2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«2. Район уставы, район Советының әлеге Уставка үзгәрешләр кертү турындагы карары дәүләт теркәвен узганнан соң рәсми басылып чыгарга (халыкка җиткерелергә) тиеш һәм алар рәсми басылып чыкканнан (халыкка җиткерелгәннән) соң үз көченә керә.
Район башлыгы теркәлгән район Уставын, район Уставына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында муниципаль хокукый актны, муниципаль берәмлекләр уставын теркәү өлкәсендә вәкаләтле федераль башкарма хакимият органының территориаль органыннан муниципаль берәмлек уставы, «Муниципаль берәмлекләр уставларын дәүләт теркәвенә алу турында» 2005 елның 21 июлендәге 97-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясындагы 6 өлешендә каралган Россия Федерациясе субъекты муниципаль берәмлекләре уставларына үзгәрешләр кертү хакында муниципаль хокукый акт турында белешмәләрне дәүләт реестрына кертү турында хәбәрнамә кергәннән соң җиде көн эчендә бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә) тиеш.»
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г.Нуриев