Карар 14.10.2022 №170 "«Муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең анда катнашу аларның хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле беркетмә чараларына, эш сәфәрләренә һәм башка рәсми чараларга бәйле рәвештә бүләк алу турында хәбәр итү, бүләкне тапшыру һәм бәяләү, аны сату (сатып алу) һәм аны сатудан кергән акчаларны кертү тәртибе турында» Арча район Советының 2014 елның 17 февралендәге 248 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (14.08.2018 №186, 19.09.2019 №274 үзгәрешләре белән)"

«Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон,  «Аерым категория затларның вазыйфаи  яисә хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк алу турында  хәбәр итү, бүләкне тапшыру һәм бәяләү, аны сату (сатып алу) һәм аны сатудан кергән акчаларны кертү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсенә үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Президентының 2022 елның 21 сентябрендәге 303 номерлы күрсәтмәсе нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. «Муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең анда катнашу аларның хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле беркетмә чараларына, эш сәфәрләренә һәм башка рәсми чараларга бәйле рәвештә бүләк алу турында хәбәр итү, бүләкне  тапшыру һәм бәяләү, аны сату (сатып алу) һәм аны сатудан кергән акчаларны кертү тәртибе турында» Арча район Советының 2014 елның 17 февралендәге 248 номерлы карарына (14.08.2018 №186, 19.09.2019 №274 үзгәрешләре белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. «Муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең анда катнашу аларның хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле беркетмә чараларына, эш сәфәрләренә һәм башка рәсми чараларга бәйле рәвештә бүләк алу турында хәбәр итү, бүләкне  тапшыру һәм бәяләү, аны сату (сатып алу) һәм аны сатудан кергән акчаларны кертү тәртибе турында нигезләмәне түбәндәге эчтәлекле 131 пункт белән тулыландырырга:

«131. Кыйммәтле металллардан һәм (яки) кыйммәтле ташлардан ясалган бүләккә карата муниципаль вазыйфаны биләүче, муниципаль хезмәткәрдән әлеге Нигезләмәнең 12 пунктында күрсәтелгән гариза кермәгән яисә күрсәтелгән затлар мондый бүләкне сатып алудан баш тарткан очракта, кыйммәтле металллардан һәм (яки) кыйммәтле ташлардан ясалган бүләк Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары тарафыннан «Россия Федерациясе Финанс министрлыгы каршындагы кыйммәтле металллар һәм кыйммәтле ташлар дәүләт фондын формалаштыру, кыйммәтле металларны һәм кыйммәтле ташларны саклау, җибәрү һәм куллану буенча дәүләт учреждениесе (Россия дәүләт саклавы)» федераль казна учреждениесенә  Россия Федерациясе кыйммәтле металллар һәм кыйммәтле ташлар дәүләт фондына кабул итү өчен тапшырылырга тиеш.»

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яисә Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль  районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                               И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 41.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International