Карар 14.12.2022 №176 "2023 елга һәм 2024, 2025 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджеты турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексына,  Арча район Советының «Арча муниципаль районында бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында» 12.10.2013 ел, №231 карары белән расланган Арча муниципаль районында бюджет корылышы һәм бюджет процессы турындагы нигезләмәгә таянып, Арча район Советы КАРАР БИРДЕ:

2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджетын түбәндәге редакциядә расларга:

 

1 статья

2023 елга Арча муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын түбәндәгечә расларга:

1) Арча муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен  1 676 378,54 мең сум;    

2) Арча муниципаль районының  бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 1 676 378,54 мең сум күләмендә;

3) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын 0,0 мең сум.

 

2. 2024 елга һәм 2025 елга  Арча муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын түбәндәгечә расларга:

1) Арча муниципаль районы бюджеты керемнәренең 2024 елга фаразлана торган гомуми күләмен  1 676 346,85 мең сум һәм 2025 елга 1 687 046,07 мең сум;   

2) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының гомуми күләмен 2024 елга 1 676 346,85 мең сум, шул исәптән  14 764,0 мең сум күләмендә расланган чыгымнар, һәм 2025 елга 1 687 046,07 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 31 752,0 мең сум;

3) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгы 2024 елга 0,0 мең сум һәм 2025 елга 0,0 мең сум күләмендә.

 

3. 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына  Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә расларга.

 

2 статья

1. 2024 елның 1 гыйнварына торышы буенча расларга:

 Арча муниципаль районының муниципаль эчке бурычының иң югары чиге 0,0 мең сум күләмендә, шул исәптән Арча муниципаль районының муниципаль гарантияләре буенча муниципаль эчке бурычының иң югары чиге Россия Федерациясе валютасында нуль күрсәткеченә ия.

2. 2025 елның 1 гыйнварына торышы буенча расларга:

 Арча муниципаль районының муниципаль эчке бурычының иң югары чиге 0,0 мең сум күләмендә, шул исәптән Арча муниципаль районының муниципаль гарантияләре буенча муниципаль эчке бурычының иң югары чиге Россия Федерациясе валютасында нуль күрсәткеченә ия.

3. 2026 елның 1 гыйнварына торышы буенча расларга:

Арча муниципаль районының муниципаль эчке бурычының иң югары чиге 0,0 мең сум күләмендә, шул исәптән Арча муниципаль районының муниципаль гарантияләре буенча муниципаль эчке бурычының иң югары чиге Россия Федерациясе валютасында нуль күрсәткеченә ия.

 

3 статья

2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджетында Арча муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәрен әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә исәпкә алырга.

 

4 статья

1.2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасын  әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә расларга.

2.2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бюджетлар чыгымнары классификациясе  төркемнәре (Арча муниципаль районы муниципаль программалары, дәүләт программалары һәм эшчәнлекнең программага карамаган юнәлешләрен гамәлгә ашыру чаралары), бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары буенча бүлүне әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә расларга.

3. 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен максатчан статьялар (Арча муниципаль районы муниципаль программалары, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру чаралары һәм эшчәнлекнең программага карамаган юнәлешләре), чыгымнар төрләре төркемнәре, бюджетлар чыгымнары классификациясе бүлекләре, бүлекчәләре буенча бүлүне әлеге карарга 5 нче кушымта нигезендә расларга.

4. Арча муниципаль районы бюджетының гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелә торган бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2023 елга  25 508,0 мең сум, 2024 елга 25 985,3 мең сум һәм 2025 елга 26 481,6 мең сум күләмендә расларга.  

      

5 статья

1. Арча муниципаль районы бюджетында Арча муниципаль районында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджетыннан Арча муниципаль районы бюджетына тапшырыла торган бюджетара трансфертлар күләмен түбәндәгечә исәпкә алырга:

 2023 елга - 2610,0 мең сум;

 2024 елга -    2610,0 мең сум;

 2025 елга - 2610,0 мең сум;

 

6 статья

1. Төзелгән килешүләр нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыру өчен  җирлекләр бюджетларыннан Арча муниципаль районы бюджетына  тапшырыла торган бюджетара трансфертлар күләмен түбәндәгечә расларга:

 

1) тышкы муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыруга:

2023 елга -  379,0 мең сум ;

2024 елга   -   379,0 мең сум;

2025 елга   -   379,0 мең сум;

 

2) җирлекнең муниципаль милкендәге мөлкәтне биләүгә, аннан файдалануга һәм аның белән эш итүгә:

2023 елга - 28,2 мең сум күләмендә;

2024 елга - 28,2 мең сум күләмендә;

2025 елга - 28,2 мең сум күләмендә;

 

2. 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга җирлекләр бюджетларыннан тапшырыла торган башка бюджетара трансфертларны әлеге карарга 6 нчы һәм 7 нче кушымта нигезендә расларга.

 

7 статья

1. Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр күләмен түбәндәгечә расларга:

 2023 елга  - 49 666,5   мең сум;

 2024 елга -  47 703,0   мең сум;

 2025 елга  - 47 559,3  мең сум;

 

            2. 2023 елга һәм 2024 һәм  2025 еллар план чорына җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр  бүлүне әлеге карарга 8 нче кушымта нигезендә расларга.

8 статья

  1. Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җирлекләр бюджетына субвенцияләр күләмен түбәндәгечә расларга:

 2023 елга  -       98,1   мең сум;

 2024 елга -   101,9  мең сум;

 2025 елга -   105,7  мең сум.

 

2. 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга җирлекләр бюджетларына субвенцияләр бүлүне әлеге карарга       9 нчы кушымта нигезендә расларга.

 

9 статья

  1. Территорияләрендә хәрби комиссариатларның структур бүлекчәләре булмаган җирлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга  җирлекләр бюджетларына субвенцияләр күләмен түбәндәгечә расларга:

   2023 елга -   2 970,9   мең сум;

   2024 елга -   3 110,9   мең сум;

   2025 елга -   3 225,3    мең сум.

 

2. 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына территорияләрендә хәрби комиссариатларның структур бүлекчәләре булмаган җирлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга җирлекләр бюджетларына субвенцияләр бүлүне әлеге карарга 10 нчы кушымта нигезендә расларга.

 

10 статья

Арча муниципаль районы бюджетында 2023 елда 1 159 861,14 мең сум, 2024 елда 1 130 017,45 мең сум, 2025 елда 1 098 162,57 мең сум күләмендәге Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертларны һәм кире кайтарылмый торган керемнәрне әлеге карарга 11 нче кушымта нигезендә исәпкә алырга.

 

11 статья

1. Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары 2023 елда муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук җирле үзидарә органнары һәм муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләренең санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итәргә хокуклы түгел.

2. Авыл җирлекләренең һәм Арча шәһәренең  җирле үзидарә органнарына  2023 елда җирлекләрнең муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук җирле үзидарә һәм муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләренең санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итмәүне тәкъдим итәргә.

 

 

 

 

12 статья

         2023 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Юл фонды бюджет ассигнованиеләре күләмен 38 200,0 мең сум күләмендә, 2024 елга 37 700,0 мең сум, 2025 елга 39 000,0 мең сум күләмендә расларга һәм аларны 2023, 2024 һәм 2025 елларга Арча муниципаль районының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре буенча муниципаль программа чараларын гамәлгә ашыруга җибәрергә.

 

13 статья

Арча муниципаль районы   исеменнән төзелгән муниципаль контрактлар  нигезендә товарлар, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүләргә 2022 елда түләнергә тиешле Арча муниципаль районы бюджеты акчаларының   2023 елның 1 гыйнварына калган өлешләре,  бюджет ассигнованиеләренең файдаланылмый калган суммасыннан артмаган күләмдә, Арча муниципаль районы  башкарма комитеты тиешле карар кабул иткән очракта,  күрсәтелгән максатларга 2023 елда тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга җибәрелә.   

 

14 статья

        Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләүдән, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендәге административ хокук бозулар өчен административ штрафлардан Арча муниципаль районы бюджетына күчерелгән салым булмаган керемнәр,әйләнә-тирәлеккә, шул исәптән су объектларына мәҗбүри таләпләрне бозу аркасында китерелгән зыянны каплау турында дәгъвалар буенча түләүләрдән,шулай ук әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән су объектларына мәҗбүри таләпләрне бозу аркасында китерелгән зыянны ирекле каплаганда түләнә торган түләүләрдән кергән керемнәр әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органы тарафыннан раслана торган Татарстан Республикасының табигатьне саклау чаралары планы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә, Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләтле башкарма хакимиятнең федераль органы белән килештереп, әйләнә-тирәлеккә җыелган зыян объектларын ачыклау һәм бәяләүгә һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны бетерү эшләрен оештыруга, әйләнә-тирәлеккә хуҗалык эшчәнлегенең һәм башка эшчәнлекнең тискәре йогынтысын булдырмау һәм (яки) киметү, табигый тирәлекне саклау һәм торгызу, табигый ресурслардан рациональ файдалану һәм яңадан торгызу, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча башка чараларга юнәлтелә дип билгеләргә.

 

15 статья

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Арча муниципаль районы буенча Казначылык департаменты территориаль бүлекчәсе төзелгән килешүләр нигезендә Арча муниципаль районы бюджетын үтәү буенча аерым функцияләр башкара.

 

 

 

16 статья

  1. Әлеге карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
  2. Әлеге карарны «Арча хәбәрләре» район газетасында бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча  даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль район башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                  И.Г.Нуриев    

docx
Скачать текст
DOCX, 60.6 Кб

Приложения:
docx
Кушымта
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International