Карар 14.12.2022 №177 "2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында» Арча район Советының 2016 елның 16 августындагы 71 номерлы карарына (11.12.2019 ел, №299 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында» 2014 елның 28 июнендәге 172-ФЗ номерлы федераль закон, «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында» 2016 елның 16 мартындагы 12 – ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисади үстерү стратегиясен раслау турында» 2015 елның 17 июнендәге 40-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча муниципаль районы Район Советы карар бирде:

1. 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында» Арча район Советының 2016 елның 16 августындагы 71 номерлы карарына (11.12.2019 ел, №299 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертергә  һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм  Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http:arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының икътисади үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                    И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International