Карар 14.12.2022 №178 "«Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү күләмнәре һәм шартлары турында» Арча район Советының 2021 елның 10 декабрендәге 107 номерлы карарына (28.02.2022 №121, 08.09.2022 №164 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында"

Татарстан Республикасының 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Муниципаль хезмәт турында  кодексы, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 2009 елның 12 февралендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы, «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган аерым бюджет оешмалары хезмәткәрләренең вазыйфаи окладларын арттыру турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 22 августындагы 878 карары, «Бердәм тариф челтәре нигезендә хезмәт хакы түләнә торган Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.06.2011 №477 карарына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022  елның 13 сентябрендәге 987 номерлы карары, «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган аерым бюджет оешмалары хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен арттыру һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30.03.2018 № 195 карарына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 17 декабрендәге 1013 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары рәисләре, урынбасарлары, аудиторлары, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затлары, үз вәкаләтләрен даими нигездә  гамәлгә ашыручы депутатлар, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затлары, муниципаль хезмәткәрләргә хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 28 мартындагы 182 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 17 декабрендәге 1015 номерлы карары, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү күләме һәм шартлары турында» Арча район Советының 2021 елның 10 декабрендәге 107 номерлы карарына (28.02.2022 №121, 08.09.2022 №164 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

 

1) Татарстан Республикасы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү турындагы нигезләмәнең 10 абзацында «11 498 сум» сүзләрен «11 958 сум» сүзләренә алмаштырырга (3 нче кушымта).

2)Муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларның хезмәте өчен түләү турындагы нигезләмәнең 2 нче абзацын (1 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләгән затның хезмәт хакы акчалата түләү формасында башкарыла.

 

Вазыйфа исеме

Акчалата түләү күләме (сумнарда)

Арча муниципаль районы башлыгы

33592

Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары

30233

Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасы рәисе

30233

Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасы аудиторы

23093

 

3) Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль учреждениеләрендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның хезмәте өчен түләү турындагы нигезләмәнең 16 нчы абзацын (2 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладлары Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәтнең авыл җирлегендә муниципаль хезмәт вазыйфаларының кече төркеме белгеченең 12 688 сум күләмендәге вазыйфаи окладына бәйле рәвештә билгеләнә.»

4) Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль учреждениеләрендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның хезмәте өчен түләү турындагы нигезләмәнең 37 нче абзацын (2 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Айлык акчалата бүләкләү хезмәт хакының 18 процентыннан артмаган күләмдә билгеләнә, җирле үзидарә органнары структурасы стандартларын кертүгә бәйле рәвештә җирле үзидарә органы структурасын үзгәртеп корганда, анда акчалата бүләкләү күләмен исәпләү элек ул биләгән вазыйфа буенча акчалата түләү күләменә җиткерүне тәэмин итеп башкарылган муниципаль хезмәткәрне элек биләгән вазыйфасыннан түбәнрәк окладлы вазыйфага билгеләү очрагыннан тыш.»

5) Татарстан Республикасы Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү турындагы Нигезләмәнең 10 абзацын (3 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Татарстан Республикасы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә (алга таба - хезмәткәрләргә) хезмәт өчен түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләренә биләгән вазыйфаларына (җитәкчесе, белгече һ.б.) бәйле рәвештә бюджет өлкәсенең аерым оешмасының структур бүлекчәсе җитәкчесе секретаренең 12 688,00 сум вазыйфаи окладына тапкыр  күләмендә билгеләнә.».

6) Татарстан Республикасы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү турындагы Нигезләмәнең 13 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Айлык акчалата бүләкләү вазыйфаи окладның 15 проценты күләмендә билгеләнә.».

7) Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарын техник тәэмин итүне һәм аларга хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү турындагы Нигезләмәнең 6 абзацын (4 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарын техник тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы эшчеләргә хезмәт хакы буенча бердәм тариф челтәренең тариф коэффициентлары һәм тариф ставкалары (окладлары) түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:

Бердәм тариф челтәре өчен түләү разрядлары

Тариф

коэффициентлары

Тариф ставкалары (оклад), сум

1

1,0000

15 279,00

2

1,0159

15 522,00

3

1,0323

15 773,00

4

1,0480

16 012,00

5

1,0656

16 281,00

 

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар, 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә һәм 2022 елның 01 октябреннән төзелгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла торган 1 пункттан кала, 2023 елның 01 гыйнварыннан гамәлгә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау  һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International