Карар 31.01.2023 №183 "«Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү, шулай ук Арча муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2014 елның 17 октябрендәге 298 номерлы карарына (19.02.2016 №30, 13.07.2021 № 74, 26.05.2022 №150 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында"

«Россия Федерациясе дәүләт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның һәм Россия Федерациясе дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында» Россия Федерациясе Президентының 2009 елның 18 маендагы 558 номерлы Указына туры китерү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

  1. «Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү, шулай ук Арча муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2014 елның 17 октябрендәге 298 номерлы карарына (19.02.2016 №30,  13.07.2021 № 74,  26.05.2022 №150 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

  1.1. Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү, шулай ук Арча муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында нигезләмәнең 9 пунктын түбәндәге эчтәлектәге 9.1 пунктча белән тулыландырырга:

«9.1. Керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр Россия Федерациясе Президенты тарафыннан расланган, Россия Федерациясе Президентының рәсми сайтында урнаштырылган «БК белешмәләре» махсус программа тәэминаты нигезендә тутырылган белешмә формасы буенча тапшырыла, шулай ук «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә дәүләт хезмәте өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасының рәсми сайтында урнаштырыла».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (https://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                              И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 17.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International