Карар 31.01.2023 №187 "Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә (01.02.2019 №220, 14.03.2019 № 230, 13.11.2019 №286, 05.02.2020 №302, 29.07.2020 №345, 11.12.2020 №33, 20.04.2021 №54, 14.09.2021 №80 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 05 декабрендәге 498-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча район Советы карар бирде:

  1. Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә (01.02.2019 №220, 14.03.2019 № 230, 13.11.2019 №286,  05.02.2020 №302,  29.07.2020 №345,  11.12.2020 №33,  20.04.2021 №54,  14.09.2021 №80 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 1 бүлекнең 1.4 пунктында «Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасына» төшереп калдырырга;

1.2.  10 бүлекнең 10.1 пунктын түбәндәге эчтәлектәге 11 пунктча белән тулыландырырга:

         «11) аның чит ил  агенты статусы алуы.»;

         1.3. 25 бүлекнең 25.1 пунктын түбәндәге эчтәлектәге 5 пунктча белән тулыландырырга:

        «5) муниципаль хезмәткәрнең чит ил агенты статусы алуы.»

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (https://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                              И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 42.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International