Карар 31.01.2023 №188 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гавами тыңлауларны (җәмәгать фикер алышуларын) оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2022 елның 26 маендагы 145 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

Россия Федерациясе Санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы (алга таба – Россия Федерациясе Социаль-икътисадый мониторинг комитеты) һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында төзелгән Килешүне (30.07.2021 ел, № ОК-П 13-065-32113) гамәлгә ашыру кысаларында Арча район Советы КАРАР БИРДЕ:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гавами тыңлауларны (җәмәгатьчелек фикер алышуларын) оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында" Арча район Советының 2022 елның 26 маендагы 145 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гавами тыңлауларны (җәмәгать фикер алышуларын) оештыру һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) «Гавами тыңлаулар турында мәгълүмат бирү" дигән 6 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Тикшерелә торган муниципаль хокук акт проекты буенча гавами тыңлаулар билгеләү (ул гавами тыңлауларда карау өчен тәкъдим ителгәндә) турында Арча муниципаль районы халкына мәгълүмат бирү массакүләм мәгълүмат чараларында, рәсми сайтта һәм (яки) башка мәгълүмат системаларында, мәгълүмати стендларда гавами тыңлаулар уздырыласы көнгә кадәр календарь көннәрендә исәпләнгән 10 көн эчендә бастырып чыгару (әгәр федераль законнарда, устав белән башкача каралмаган булса), шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасында (алга таба – Бердәм портал) урнаштыру юлы белән гамәлгә ашырыла.

Арча муниципаль районы халкына мәгълүмат җиткерү максатында гавами тыңлаулар билгеләү турында мәгълүмат һәм муниципаль норматив хокукый акт проектын Бердәм порталда урнаштыру әлеге пунктның беренче абзацы белән билгеләнгән срокта гавами тыңлаулар әзерләүне һәм үткәрүне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органының шәхси кабинетыннан файдаланып (алга таба - органның шәхси кабинеты) норматив-хокукый актларны Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгару өчен җаваплы вәкаләтле хезмәткәр тарафыннан Бердәм порталның кире элемтә платформаларының тиешле бүлегендә башкарыла.»;

2. Дәлилләнгән нигезләүне дә кертеп, гавами тыңлаулар нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарлар массакүләм мәгълүмат чараларында, Арча муниципаль районының рәсми сайтында һәм (яки) башка мәгълүмат системаларында һәм мәгълүмат стендларында һәм «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләр)  бердәм порталында бастырып чыгарыла (халыкка җиткерелә).

3. Гавами тыңлауларда катнашучылар, үз тәкъдимнәрен һәм фикер алышына торган мәсьәләләргә кагылышлы кисәтүләрен гавами тыңлаулар беркетмәсенә кертү өчен, гавами тыңлаулар үткәреләсе көнгә кадәр аларны гавами тыңлаулар үткәрүне билгеләгән органга тапшырырга хокуклы:

1) гавами тыңлауларда катнашучыларның җыелышында яки җыелышларында язмача яки телдән;

2) гавами тыңлауларны оештыручы адресына язмача яки электрон документ рәвешендә;

3) «Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы ярдәмендә.

Муниципаль норматив хокукый акт проекты буенча фикер алышуга чыгарылган тәкъдимнәр һәм искәрмәләр «Электрон формада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кулланыла торган мәгълүмат системаларының мәгълүмати-технологик хезмәттәшлеген тәэмин итә торган инфраструктурада бердәм идентификация һәм аутентификация системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын кулланып, Арча муниципаль районы халкы тарафыннан Бердәм портал ярдәмендә кертелә.

Аңлатмалар һәм тәкъдимнәр кертү гавами тыңлаулар билгеләү турында мәгълүмат һәм муниципаль норматив хокукый акт проекты бастырылган көннән башлана һәм гавами тыңлаулар  уздырыласы көнгә кадәр 2 эш көненнән дә соңга калмыйча тәмамлана.

Муниципаль норматив хокукый акт проекты буенча кисәтүләр һәм тәкъдимнәр керткәндә, Арча муниципаль районы халкы шулай ук   фамилиясе, исеме, атасының исеме (булганда), гражданның шәхесен раслаучы төп документның реквизитлары, туган көне һәм яшәү урыны буенча теркәлү адресы турында мәгълүмат тапшыралар.

Искәрмәләр һәм тәкъдимнәр органның шәхси кабинетына җибәрелә.

Экспозиция эшләгән чорда килүчеләр өчен проект турында консультацияләр, мәгълүмати материаллар тарату оештырыла. Экспозициягә килүчеләр проектка карата тәкъдимнәрен, искәрмәләрен экспозициягә килүчеләрне исәпкә алу һәм тәкъдимнәрне, искәрмәләрне язу китабына (журналына) язма рәвештә кертергә хокуклы.

4. Гавами тыңлауларда яки җәмәгать фикер алышуларында каралырга тиешле проект экспозициясен үткәрү мәйданчыгы, шулай ук проект экспозициясенә килүчеләргә консультация бирү вакыты, килешү буенча гавами тыңлаулар яки җәмәгать фикер алышулары үткәрү турында хәбәрләргә кертелә.

Проект экспозициясендә тәкъдим ителә:

- проект;

- проектка аңлатма язуы;

- Россия Федерациясе законнары һәм башка норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары нигезендә алынган документларны килештерү күчермәләре;

- массакүләм мәгълүмат чараларының чыгу вакытын күрсәтеп, проект буенча гавами тыңлаулар яки җәмәгать фикер алышулары үткәрү турында мәгълүмати хәбәр бастырып чыгару күчермәсе;

- мондый материаллар проектны әзерләүне (эшләүне) оештыручы тарафыннан тапшырылган очракта, тикшерелә торган проект буенча гражданнарга мәгълүмат бирү максатында бүтән мәгълүмати һәм күрсәтмә материаллар.".

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                  И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 21.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International