Карар 24.03.2023 №194 "«Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында» Арча район Советының 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (19.07.2014 №277, 26.10.2015 №10, 24.04.2018 №166, 24.10.2019 №276, 11.12.2020 №28 карарлар редакциясендә)"

Россия Федерациясе Бюджет кодексына, «Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм 2022 елда Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү турында» 29.11.2021 ел, №384-ФЗ, «Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм «Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм 2022 елда Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү турында» Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 04.11.2022 ел, №432-ФЗ, « Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү, Россия Федерациясе Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору, 2023 елда Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» 21.11.2022 ел №448-ФЗ Федераль законнарга ярашлы рәвештә Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында» 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы Арча район Советы карарына  (19.07.2014 №277, 26.10.2015 №10, 24.04.2018 №166, 24.10.2019 №276, 11.12.2020 №28 карарлар редакциясендә) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1.  6 статьяда:

- түбәндәге эчтәлекле бишенче яңа абзац өстәргә:

«Россия Федерациясе субъектларының, муниципаль берәмлекләрнең бюджет хокуклары тигезлеге»;

- түбәндәге эчтәлекле унберенче яңа абзац өстәргә:

 «бюджет процессында гражданнарның катнашуы»;

1.2. 9 статьяда:

- 9 пунктның өченче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 бюджет кытлыгын финанслау чыганаклары буенча керемнәрне һәм түләүләрне планлаштыруны (фаразлауны) гамәлгә ашыра (бюджетның бердәм счетындагы акча калдыкларын идарә итү операцияләрен, бердәм салым түләвенә бәйле операцияләрне, мәҗбүри түләүләргә карата Евразия икътисади берлеге хокукы һәм Россия Федерациясе законнары белән каралган аванс түләүгә бәйле операцияләрне, акчалата залогка бәйле операцияләрне исәпкә алмаганда, Евразия икътисади берлеге хокукы һәм Россия Федерациясенең таможня көйләве турындагы законнары белән каралган)»;

1.3. 12 статьяның 2 абзацында «һәм чыгымнарның гомуми күләменең 3 процентыннан артыграк була алмый» сүзләрен төшереп калдырырга;

1.4. 14.2 статьяда:

- 5 пунктны яңа редакциядә бәян итәргә:

«5. 1) Муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне урнаштыру муниципаль берәмлекнең бурыч йөкләмәләре буенча срогы чыккан бурычлары булмаганда, муниципаль берәмлек тарафыннан гамәлгә ашырыла.

2) Муниципаль кыйммәтле кәгазьләр муниципаль берәмлек тарафыннан урнаштырылган очракта,  күрсәтелгән кыйммәтле кәгазьләрне урнаштыру бәясеннән чыгып исәпләнгән түләүгә табыш муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне урнаштыру турында карар кабул ителгән көнгә гамәлдә булган 1 процентлы пунктка арттырылган Россия Федерациясе Үзәк банкының төп ставкасыннан артмаска тиеш, аларның исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән рейтинг чараларын гамәлгә ашыручы бер яки берничә юридик заттан, әгәр муниципаль берәмлекнең урнаштыру датасына кредит рейтингы Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән дәрәҗәдән түбән булмаса»;

- 6 - 12 пунктларны үз көчләрен югалткан дип танырга;

1.5. 14.3 статьяның 1 пунктында «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 103 статьясындагы 25 пункты нигезләмәләрен исәпкә алып» сүзләрен төшереп калдырырга;

1.6. 14.5 статьяның 5 пунктын үз көчен югалткан дип танырга;

1.7. 29 статьяның 3 пунктында «казначылык түләүләрен башкару турында» сүзләрен төшереп калдырырга.

2. Арча район Советының 2013 елның 12 октябрендәге 231 карары белән расланган «Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында» нигезләмәнең 14.6 статьясының 3 пунктының, 14.9 статьясының 3 пунктының, 14.9 пунктының гамәлдә булуын 2023 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 1 гыйнварына кадәр туктатып торырга.

3. Әлеге карарның 1 пунктының 1.7 пунктчасы 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә дип билгеләргә.

4. Әлеге карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

         5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында(http://arsk.tatarstan.ru) урнашу юлы белән халыкка җиткерергә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча  даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                         И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 26.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International