Карар 24.03.2023 №195 "«Арча муниципаль районы бюджетыннан финанслау чыганагы Татарстан Республикасы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар булган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә компенсация түләүләрен гамәлгә ашыру өлешендә Арча муниципаль районы территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараны уздыруга башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында» Арча район Советының 2020 елның 23 июнендәге 334 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

"Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә компенсация түләүләрен гамәлгә ашыру өлешендә Татарстан Республикасы территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараны уздыруга башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында" 2019 елның 31 октябрендәге 988 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 30 декабрендәге 1469 номерлы карары нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. Арча муниципаль районы бюджетыннан чыганагы Татарстан Республикасы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар булган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына  территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә компенсация түләүләрен гамәлгә ашыру өлешендә Арча муниципаль районы территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараны уздыруга  башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибенә (алга таба- Тәртип) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) Тәртипнең 8 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«8. Башка бюджетара трансфертлар бирү нәтиҗәсе - ТИҮ җитәкчеләренә компенсация түләүләрен гамәлгә ашыруга ярдәм бирелгән ТИҮләр саны.»;

11 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«11. Килешүдә түбәндәгеләр карала:

башка бюджетара трансфертларның күләме, аларның максатчан билгеләнеше;

башка бюджетара трансфертлар бирү нәтиҗәсе күрсәткече;

башка бюджетара трансфертларны күчерү тәртибе;

хисап бирү сроклары һәм формалары; 

башка бюджетара трансферлар бирү нәтиҗәсендә алучының билгеләнгән башка бюджетара трансферларга нәтиҗәләренә ирешмәве;

җирлекнең Килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәвен тикшереп торуны гамәлгә ашыру тәртибе;

Килешү шартларын бозган өчен якларның җаваплылыгы.»;

3) 13 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«13. Башка бюджетара трансфертлар бирү нәтиҗәсен бәяләү фактта планлаштырылган башка бюджетара трансфертлар бирү нәтиҗәсенең һәм башка бюджетара трансфертлар бирү нәтиҗәсенең билгеләнгән күрсәткечен чагыштыру юлы белән ел йомгаклары буенча гамәлгә ашырыла.»;

4) 15 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«15. Җирлекләр башка бюджетара трансфертлардан файдалану турында хисап һәм башка бюджетара трансфертлар бирү нәтиҗәсе хакында Килешүгә кушымта итеп бирелә торган формада хисап тапшыралар.»;

5) 18 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«18. Башка бюджетара трансфертлар бирү шартлары һәм башка бюджетара трансферт бирү нәтиҗәләренә ирешү буенча йөкләмәләр бозылган очракта, тиешле акчалар  Россия Федерациясенең бюджет законнарында билгеләнгән тәртиптә Арча муниципаль районы бюджеты кеременә күчерелергә тиеш.».

Башкарма комитет һәм җирлекләр арасында төзелә торган Арча муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә компенсация түләүләрен гамәлгә ашыру өлешендә җирлекләрнең территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараны үткәрүгә башка бюджетара трансферт бирү турында килешү формасын расларга һәм "Татарстан Республикасы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар финанс тәэмин итү чыганагы булган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә компенсация түләүләрен гамәлгә ашыру өлешендә Арча муниципаль районы территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараны уздыруга Арча муниципаль районы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында"  Арча район Советының 2020 елның 23 июнендәге 334 номерлы карары белән расланган Килешү формасын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм  Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk/tatarstan.ru).

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                             И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 66.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International