Карар 24.03.2023 №196 "«Арча муниципаль районы бюджетыннан финанслау чыганагы Татарстан Республикасы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар булган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына «Татарстан Рес-публикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләргә грантлар түләүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында» Арча район Советының 2020 елның 23 июнендәге 335 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2015 елның 01 июнендәге 391 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 30 гыйнварындагы 70 номерлы карары нигезендә Арча район Советы  карар бирде:

1. «Арча муниципаль районы бюджетыннан финанслау чыганагы Татарстан Республикасы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар булган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләргә грантлар түләүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында» Арча район Советының 2020 елның 23 июнендәге 335 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләргә грантлар түләүгә финанслау чыганагы Татарстан Республикасы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар булган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына Арча муниципаль районы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) түбәндәге эчтәлекле 3.1 пункт өстәргә:

«3.1.Грант акчаларын тоту рөхсәт ителгән чаралар исемлеге:

территорияне төзекләндерү (көнкүреш калдыкларын чыгару, утильләштерү һәм эшкәртү, кар җыю (чыгару), яшелләндерү, ишегалды территорияләрен һәм урамнарын яктырту);

шәфкатьлелек һәм хәйрия акцияләрен оештыру, мондый акцияләрне үткәрүдә җирле үзидарә органнарына, хәйрия фондларына, башка оешмаларга, гражданнарга һәм аларның берләшмәләренә (бинаны, автомобильләрне, автобусларны арендалау, азык-төлек продуктларын, медицина эшләнмәләрен, индивидуаль яклау чараларын, гигиена чараларын сатып алу, социаль ашханәләрне оештыру, халыкның социаль якланмаган катламнары, ятим балалар, инвалидлар өчен беренче кирәк-ярак сатып алу, хәйрия фондларына максатчан кертемнәр);

халыкның ял итү сыйфатын күтәрү (мәдәни, спорт һәм ял итү чараларын оештыру һәм уздыру);

торак хуҗалыгында җылылык, электр энергиясе, газ һәм су югалтуларын киметүгә юнәлдерелгән эшчәнлек;

ял итү урыннары территорияләрен, паркларны, скверларны төзекләндерү (коймалар, кече архитектура формалары, эскәмияләр, контейнерлар урнаштыру);

юл өслекләрен һәм тротуарларны ремонтлау;

балалар һәм спорт мәйданчыкларын урнаштыру, шул исәптән спорт инвентарен сатып алу (урнаштыру);

бәйрәм чараларын үткәрү (декорацияләр, бүләкләр сатып алу);

территориаль иҗтимагый үзидарәнең оештыру эшчәнлеге (гражданнарны кабул итү өчен оештыру техникасы, җиһазлар сатып алу, мәгълүмати стендлар әзерләү (сатып алу), канцтоварлар һәм хуҗалык инвентарьлары (көрәк, метл, бензопил, мотоблок, чапкыч) сатып алу;

видеокүзәтү системаларын сатып алу һәм урнаштыру;

территориаль иҗтимагый үзидарә активын бүләкләү.»;

2) 7 пунктта «Файдалануның нәтиҗәлелеге күрсәткече» сүзләрен «бирү нәтиҗәләре» сүзләренә алмаштырырга;

3) 9 пунктта:

өченче абзацта «Файдалануның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре» сүзләрен «бирү нәтиҗәләре» сүзләренә алмаштырырга;

бишенче абзацта «Файдалануның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре» сүзләрен «бирү нәтиҗәләре» сүзләренә алмаштырырга;

4) 11 пунктта «Файдалануның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре» сүзләрен «бирү нәтиҗәләре» сүзләренә алмаштырырга.

2. «Арча муниципаль районы бюджетыннан финанслау чыганагы Татарстан Республикасы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар булган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләргә грантлар түләүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында» Арча район Советының 2020 елның 23 июнендәге 335 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләргә грантлар түләүгә башка бюджетара трансфертлар бирү турында килешү формасын  әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk/tatarstan.ru).

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                       И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 67.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International