Карар 24.03.2023 №197 "«Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен эш сәфәренә җибәрү шартлары турындагы нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 13 номерлы карарына (14.09.2021 №82 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында"

"Аерым категория затларны Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территориясенә эш сәфәренә җибәрү үзенчәлекләре турында" Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 17 октябрендәге 752 номерлы Указының 4 пунктына ярашлы рәвештә Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен эш сәфәренә җибәрү шартлары турындагы нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2015елның 26 октябрендәге 13 номерлы карарына (14.09.2021 №82 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 5.1 пунктын түбәндәге эчтәлектәге 5.1.1 пунктча белән тулыландырырга:

«5.1.1. Хезмәткәрне Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территориясенә эш сәфәренә җибәргәндә:

а) акчалата түләү (акчалата ярдәм) икеләтә күләмдә түләнә;

б) даими яшәү урыныннан читтә яшәү белән бәйле өстәмә чыгымнар (көнлек) эш сәфәрендә булган һәр көн өчен 8480 сум күләмендә каплана;

в) җирле үзидарә органнары мондый эш сәфәре белән бәйле өстәмә чыгымнарны каплау максатыннан хисапсыз суммалар түли ала.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (https://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка  игълан итәргә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                  И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 48.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International