Карар 24.03.2023 №198 "Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында (01.02.2019 №220, 14.03.2019 № 230, 13.11.2019 №286, 05.02.2020 №302, 29.07.2020 №345, 11.12.2020 №33, 20.04.2021 №54, 14.09.2021 №80, 31.01.2023 №187 үзгәрешләр белән)"

«Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» 2021 елның 21 декабрендәге 414-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) администрациясе турында» Татарстан Республикасы Президентының 2023 елның 04 февралендәге ПУ-68 номерлы Указы нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында  Нигезләмәгә (01.02.2019 №220, 14.03.2019 № 230,  13.11.2019 №286,  05.02.2020 №302, 29.07.2020 №345, 11.12.2020 №33, 20.04.2021 №54, 14.09.2021 №80, 31.01.2023 №187 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. «Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү» дигән 19 нчы бүлекнең 11 нче һәм 12 нче пунктларын  үз көчен югалткан дип танырга;

         1.2. 19 нчы бүлекнең 19 нчы пунктында «Татарстан Республикасы Президенты» сүзләрен «Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе)» сүзләренә алмаштырырга;

         1.3. 19 нчы бүлекнең 19.8 нче пунктында «Татарстан Республикасы Президенты» сүзләрен «Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе)» сүзләренә алмаштырырга;

         1.4. 19 нчы бүлекне түбәндәге эчтәлектәге 19.9 нчы пункт белән тулыландырырга:

«19.9. Җирле хакимият башлыгы вазыйфасына контракт буенча дәгъва кылучы гражданнар, һәм бу вазыйфаны биләүче зат Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Башлыгына (Рәисенә) үзенең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар тапшыра.»;

1.5. 19 нчы бүлекне түбәндәге эчтәлектәге 19.10 нчы пункт белән тулыландырырга:

«19.10. Җирле хакимият башлыгы вазыйфасын контракт буенча биләүче зат тапшырган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат җирле үзидарә органының "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырыла һәм (яки) муниципаль хокукый актлар белән билгеләнгән тәртиптә бастырып чыгару өчен массакүләм мәгълүмат чараларына бирелә.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 47.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International