Карар 25.04.2023 №203 "Җирле салымнар суммасы буенча бурычларны түләтүне өметсез дип тануның өстәмә нигезләрен билгеләү турында"

Россия Федерациясе Салым кодексының 59 статьясының 3 пункты, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Арча район Советы карар бирде:

1. Җирле салымнар суммасы  буенча бурычларны түләтүне өметсез дип тануның өстәмә нигезләрен билгеләргә:

гамәлдән чыгарылган җирле салымнарны һәм җыемнарны түләү буенча бурыч барлыкка килгән көннән алып өч еллык срок тәмамлану.

2. «Җирле салымнар буенча түләнмәгән бурычларны, пенялар буенча бурычларны һәм бу салымнар буенча штрафларны түләтүне өметсез дип тануның өстәмә нигезләре турында» Арча район Советының 2019 елның 24 октябрендәге 277 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:// pravo.tatarstan.ru) һәм Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча  муниципаль  районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 22.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International