Карар 25.04.2023 №209 "«Үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар биргән өчен, әгәр бу мәгълүматларны бозып бирү әһәмиятсез булса, депутатка, җирле үзидарәнең сайлап куелган органы әгъзасына, Арча муниципаль районы җирле үзидарәсенең сайлап куелган вазыйфаи затына карата җаваплылык чаралары куллану турында карар кабул итү тәртибе хакында» Арча район Советының 2020 елның 20 маендагы 330 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

«Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 31 декабрендәге 109-ТРЗ номерлы, «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 26 гыйнварындагы 1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законнары, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының  2020 елның 20 маендагы 330 номерлы карары белән расланган үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар биргән өчен, әгәр бу мәгълүматларны бозып бирү әһәмиятсез булса,  депутатка, җирле үзидарәнең сайлап куелган органы әгъзасына, Арча муниципаль районы җирле үзидарәсенең сайлап куелган вазыйфаи затына карата җаваплылык чаралары куллану турында карар кабул итү тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 3 пунктның 2 абзацында «Татарстан Республикасы Президентының» сүзләрен «Татарстан Республикасы Башлыгының (Рәисенең)» (алга таба – Татарстан Республикасы Рәисе) сүзләренә алыштырырга;

1.2.   4 пунктта «Татарстан Республикасы Президентының» сүзләрен «Татарстан Республикасы Башлыгының (Рәисенең) сүзләренә алыштырырга;

1.3. 5 пунктның 2 абзацында «Татарстан Республикасы Президентының» сүзләрен «Татарстан Республикасы Башлыгының (Рәисенең) сүзләренә алыштырырга;

1.4. 6 пунктта «Татарстан Республикасы Президентының» сүзләрен «Татарстан Республикасы Башлыгының (Рәисенең) сүзләренә алыштырырга;

1.5. 7 пунктта «Татарстан Республикасы Президентының» сүзләрен «Татарстан Республикасы Башлыгының (Рәисенең) сүзләренә алыштырырга;

1.6. 11 пунктта «Татарстан Республикасы Президентына» сүзләрен «Татарстан Республикасы Башлыгына (Рәисенә) сүзләренә алыштырырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар басылып чыккан көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары, Арча район Советы рәисе урынбасары А.Ф. Мөхәмәтовага йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 17.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International