Карар 25.04.2023 "Арча муниципаль районы Советының 2023 елның 24 мартындагы 200 номерлы карары белән расланган 2023 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруны фараз планына үзгәрешләр кертү турында"

«Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында» 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясе субъектларының дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арендалый торган күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2008 елның 22 июлендәге159-ФЗ номерлы Федераль законнар, Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге 224 номерлы карары белән расланган «Арча муниципаль районында муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру тәртибе турында нигезләмә» (14.10.2011 №74,  17.05.2012 №137,  28.05.2015 №342,  12.07.2016 №61,  10.11.2016 №87,  10.11.2017 №152, 19.09.2019 №275 үзгәрешләр белән) нигезендә, муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

  1.  Арча муниципаль районы Советының 2023 елның 24 мартындагы  200  номерлы карары белән расланган 2023 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруны фаразлау планына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

"III бүлек. 2023 елда хосусыйлаштыру планлаштырылган муниципаль мөлкәт исемлеген түбәндәге редакциядә бәян итәргә: 

 

 

III бүлек. 2023 елда планлаштырыла торган хосусыйлаштырылырга тиешле муниципаль мөлкәт исемлеге

 

 

 

Мөлкәтнең исеме һәм

урнашкан урыны

 

Характеристикасы

Фаразланган

хосусыйлаштыруны үткәрү вакыты

1.

 Арча муниципаль районы, Үрнәк ав., Дуслык ур., 7 йорт адресы буенча урнашкан балалар бакчасы бинасы һәм җир кишәрлеге

 

 208,6 кв.м. мәйданлы, бер катлы, агач

ел дәвамында

2.

 Венета ав., Үзәк ур., 13 йорт адресы буенча урнашкан административ бина  һәм җир кишәрлеге

 57,5 кв. м мәйданлы, бер катлы

ел дәвамында

3.

Сикертән ав., Мәктәп ур., 79 йорт адресы буенча урнашкан котельный  бинасы, административ  бина һәм җир кишәрлеге

Административ бина - 120,1 кв.м мәйданлы, бер катлы; котельный бинасы -  16.1 кв.м. мәйданлы, бер катлы

ел дәвамында

4.

Арча шәһәре, Совет мәйданы, 10 йорт (объект мәдәни мирас объектлары реестрына кертелгән) адресы буенча урнашкан җир кишәрлеге булган торак булмаган бина (РФ Үзәк банкы бинасы)

 461,7 кв.м. мәйданлы, өч катлы, шул исәптән 1 җир асты каты

ел дәвамында

5.

Кушлавыч ав., Тукай ур., 62  йорт адресы буенча урнашкан китапханә бинасы һәм җир кишәрлеге

 85,1 кв. м мәйданлы, бер катлы

ел дәвамында

6.

Арча муниципаль районы, Үрнәк ав., Шәрык ур., 11 йорт адресы буенча урнашкан балалар бакчасы  бинасы һәм җир кишәрлеге

 

 188,1 кв.м. мәйданлы, бер катлы, агач

ел дәвамында

7.

СHEVROLET NIVA 212300-55 маркалы автомобиль

2014 елда чыгарылган, ачык-көмеш металлик төсендә

ел дәвамында

8.

СHEVROLET NIVA 212300-55 маркалы автомобиль

2014 елда чыгарылган, караңгы-соры металл төсендә

ел дәвамында

9.

СHEVROLET NIVA 212300-55 маркалы автомобиль

2015 елда чыгарылган, ачык-көмеш металлик төсендә

ел дәвамында

10.

 

СHEVROLET NIVA 212300-55 маркалы автомобиль

 2015 елда чыгарылган, көмеш төсендә

ел дәвамында

11.

 

СHEVROLET NIVA 212300-55 маркалы автомобиль

2018 елда чыгарылган, караңгы-соры металл төсендә

ел дәвамында

12.

Lada 211440 маркалы автомобиль

2011 елда чыгарылган, соры-яшел  металлик төсендә

ел дәвамында

13.

 

ЗИЛ 130

1992 елда чыгарылган

ел дәвамында

14.

FIAT DUCATO

2010 елда чыгарылган, сары төстә

ел дәвамында

15.

ПАЗ 423470

2011 елда чыгарылган, сары төстә

ел дәвамында

16.

ПАЗ 423470

2011 елда чыгарылган, сары төстә

ел дәвамында

17.

ПАЗ 32053-70

2008 елда чыгарылган, сары төстә

ел дәвамында

18.

ПАЗ 32053-70

2011 елда чыгарылган, сары төстә

ел дәвамында

19.

ПАЗ 32053-70

2011 елда чыгарылган, сары төстә

ел дәвамында

20.

Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Сөрде авылы, Совет урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан бина, торак йорт һәм җир кишәрлеге

 22,6 кв.м мәйданлы, бер катлы, кадастр номеры 16:09:210401:174

ел дәвамында

21.

Арча муниципаль районы, Хәсәншәех авылы, Комсомол  урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан балалар бакчасы бинасы һәм җир кишәрлеге

 

 223,7 кв. м мәйданлы, бер катлы

ел дәвамында

22.

Адресы: Шурабаш ав., Гагарин ур., 17 йорт адресы буенча урнашкан административ бина һәм җир кишәрлеге

230,5 кв. м мәйданлы, бер катлы

ел дәвамында

23.

Арча муниципаль районы, Кече Төрнәле авылы, Г.Тукай урамы, 14 йорт адресы буенча урнашкан башлангыч мәктәп бинасы, котельный  бинасы һәм җир кишәрлеге

  башлангыч мәктәп бинасы -49,3 кв. м мәйданлы, бер катлы; котельный бинасы - 9,9 кв. м мәйданлы, бер катлы

ел дәвамында

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru)  һәм Арча муниципаль районы сайтында (www.arsk.tatarstan.ru)  бастырып чыгарырга.                                                                                                    

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 94.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International