Арча район Советының 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар бирде:
1. 2023 елның 1 яртыеллыгында Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисапны керемнәр буенча 1 042 674,9 мең сум күләмендә һәм чыгымнар буенча 1 080 561,5 мең сум күләмендә, чыгымнарның керемнәрдән артуын 37 886,6 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:
1) Арча муниципаль районы бюджеты керемнәрен бюджет керемнәре классификациясе кодлары буенча әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә;
2) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә;
3) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын бюджетлар чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә;
4) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын бюджетлар кытлыгын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә.
2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г.Нуриев