Карар 06.07.2023 №220 "2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетына өстәмә түләүләр нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 138 статьясының 5 пункты нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетына өстәмә түләүләр нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерергә.

2. Әлеге карарның күчермәсен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына җибәрергә.

3. Карар имзаланган көннән үз көченә керә.

  4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (www.arsk.tatarstan.ru)  бастырып чыгарырга.                                                                                                    

 

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 40.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International