Карар 06.07.2023 №221 "Арча муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр проекты турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясына, «Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында» 2021 елның 21 декабрендәге 414-ФЗ номерлы Федераль законга (алга таба - «Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон), «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында»  2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы статьясына ярашлы рәвештә Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2021 елның 20 апрелендәге 60  номерлы карары (14.10.2022 ел, № 169 үзгәрешләр белән)  белән расланган Арча муниципаль районы Уставына түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләрне кертергә:

1) 6 нчы статьяның 5 нче пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"5) җылылык белән тәэмин итү объектларын төзү, реконструкцияләү һәм (яисә) модернизацияләү буенча бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешманың йөкләмәләрен үтәвенә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру;»;

2) 31 статьяның 6 пунктының 5 пунктчасында «Татарстан Республикасы Президенты» сүзләрен  «Татарстан Республикасы башлыгы (Рәисе)» сүзләренә алыштырырга;

3) 31 статьяны түбәндәге эчтәлектәге 13 пункт белән тулыландырырга:

«13. Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутатының вәкаләтләре муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы карары белән, әгәр депутат җитди сәбәпләрсез муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы утырышларында алты ай рәттән булмаса, вакытыннан алда туктатыла.»;

4) 50 статьяның 2 пунктының 2 абзацында «Татарстан Республикасы Президенты» сүзләрен  «Татарстан Республикасы башлыгы (Рәисе)» сүзләренә алыштырырга;

5) 53 статьясының 1 пунктының 3 пунктчасында «Татарстан Республикасы Президенты» сүзләрен «Татарстан Республикасы башлыгы (Рәисе)» сүзләренә алыштырырга;

6) 53 статьясының 2 пунктында 2 пунктчада «Татарстан Республикасы Президенты» сүзләрен  «Татарстан Республикасы башлыгы (Рәисе)» сүзләренә алыштырырга;

7) 86 нчы статьяның 2 нче пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2. Әлеге статьяның 1 өлешендә күрсәтелгән гражданнарның бер тапкыр түләүләрен кертү һәм куллану мәсьәләләре җирле референдумда, ә "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законның 25_1 статьясының 1 өлешендәге 4, 4_1 һәм 4_3 пунктларында каралган очракларда, гражданнар җыенында хәл ителә.».

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты буенча гражданнар тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм гражданнарның аны тикшерүдә катнашу тәртибен 1 нче кушымта нигезендә расларга.

3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты буенча гавами тыңлаулар үткәрү һәм гражданнарның аны тикшерүдә катнашу тәртибен 2 нче кушымта нигезендә расларга.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

5. Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектына килгән тәкъдимнәрне исәпкә алу, гомумиләштерү һәм карау буенча эшче төркем төзергә:

1) Нурмухаметова Р.И – Арча сайлау округы буенча депутат, төркем җитәкчесе;

2) Сафин А.И – Арча сайлау округы буенча депутат, төркем әгъзасы;

3) Лутфуллин Ф.Ф.  – Арча сайлау округы буенча депутат, төркем әгъзасы.

6. Арча район Советы депутатларының Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектына тәкъдимнәре 2022 елның 24 июненә кадәр эшче төркемгә кертелә дип билгеләргә.

7. Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектына гражданнарның тәкъдимнәре авторның исем-фамилиясе, туган елы, адресы күрсәтелеп, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт адресы буенча эшче төркемгә язма рәвештә җибәрелә.

8. Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты буенча гавами тыңлауларны 2022 елның 25 июнендә 16.00 сәгатьтә Арча район Советының кече залында  билгеләргә.

9. Эшче төркемгә Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектына Арча район Советы депутатларының төзәтмәләрен һәм гражданнарның тәкъдимнәрен өйрәнеп һәм гомумиләштереп, аны 2022 елның 25 июленә кадәр Арча район Советы каравына кертергә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                      И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 26.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International