Карар 06.07.2023 №222 "Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында"

"Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында" 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясына, "Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында" 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында җирле үзидарә органнары тарафыннан "Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында" 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясында бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Арча район Советы карар бирде:

1. "Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында" нигезләмәне әлеге карарга кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                       И.Г.Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 199.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International