Карар 06.07.2023 №224 "Арча муниципаль районы Советының 2023 елның 24 мартындагы 200 номерлы карары белән расланган 2023 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруны фараз планына үзгәрешләр кертү турында (2023 елның 25 апрелендәге 217 номерлы үзгәреш белән)"

«Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында» 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясе субъектларының дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арендалый торган күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2008 елның 22 июлендәге159-ФЗ номерлы Федераль законнар, Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге 224 номерлы карары белән расланган «Арча муниципаль районында муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру тәртибе турында нигезләмә» (14.10.2011 №74,  17.05.2012 №137,  28.05.2015 №342,  12.07.2016 №61,  10.11.2016 №87,  10.11.2017 №152, 19.09.2019 №275 үзгәрешләр белән) нигезендә, муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

  1.  Арча муниципаль районы Советының 2023 елның 24 мартындагы  200  номерлы карары белән расланган 2023 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруны фаразлау планына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

"III бүлек. 2023 елда хосусыйлаштыру планлаштырылган муниципаль мөлкәт исемлеге"нә 24 пункт өстәргә: 

 

 

 

 

III бүлек. 2023 елда планлаштырыла торган хосусыйлаштырылырга тиешле муниципаль мөлкәт исемлеге

 

 

Мөлкәтнең исеме һәм

урнашкан урыны

 

Характеристикасы

Фаразланган

хосусыйлаштыруны үткәрү вакыты

24.

 Арча районы, Төбәк – Чокырча авылы, Мәктәп урамы, 20 йорт адресы буенча урнашкан җир кишәрлеге булган торак йорт

гомуми мәйданы 16,1 кв. м булган бер катлы бина һәм гомуми мәйданы 1450 кв. м булган җир кишәрлеге

ел дәвамында

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru)  һәм Арча муниципаль районы сайтында (www.arsk.tatarstan.ru)  бастырып чыгарырга.                                                                                                    

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 49.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International