Карар 25.08.2023 №226 "«Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең яллаучы вәкиленнән (эш бирүчедән) коммерциягә карамаган оешмалар белән бердәнбер башкарма орган сыйфатында идарә итүдә түләүсез катнашуга (сәяси партия, һөнәри берлек органы белән идарә итүдә катнашудан тыш, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлек сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел һөнәри берлек оешмасының сайлап куелган органында, съездда (конференциядә) катнашудан яки башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез мөлкәт ияләре ширкәтенең гомуми җыелышында катнашудан тыш) рөхсәт алу яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2017 елның 27 сентябрендәге 142 номерлы карарын (19.06.2019 №255, 11.03.2020 №312, 16.10.2020 №13 үзгәрешләр белән) үз көчен югалткан дип тану турында"

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясының 1 өлеше 3 пунктына, «Муниципаль хезмәт турында» 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Кодексының 16.1 статьясына ярашлы рәвештә, Арча район Советы карар бирде:

1. Норматив хокукый актларны гамәлдәге законнарга туры китерү максатыннан, Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:

- «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең коммерциягә карамаган оешмалар белән бердәнбер башкарма орган сыйфатында идарә итүдә түләүсез нигездә катнашу (сәяси партиядән тыш) яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керү өчен яллаучы (эш бирүче) вәкиленнән рөхсәт алу тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2017 елның 27 сентябрендәге142 номерлы карары;

- «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең коммерциягә карамаган оешмалар белән бердәнбер башкарма орган сыйфатында идарә итүдә (сәяси партиядән тыш) түләүсез нигездә катнашу яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керү өчен яллаучы (эш бирүче) вәкиленнән рөхсәт алу тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2017 елның 27 сентябрендәге 142 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 19 июнендәге 255 номерлы карары;

- «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең коммерциягә карамаган оешмалар белән бердәнбер башкарма орган сыйфатында идарә итүдә (сәяси партиядән тыш) түләүсез нигездә катнашу яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керү өчен яллаучы (эш бирүче) вәкиленнән рөхсәт алу тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2017 елның 27 сентябрендәге 142 номерлы карарына (19.06.2019 №255 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 11 мартындагы 312 номерлы карары;

- «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең яллаучы вәкиленнән (эш бирүчедән) коммерциягә карамаган оешмалар белән бердәнбер башкарма орган сыйфатында  идарә итүдә түләүсез катнашуга  (сәяси партия, һөнәри берлек органы белән идарә итүдә катнашудан тыш, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлек сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел һөнәри берлек оешмасының сайлап куелган органында, съездда (конференциядә) катнашудан яки башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек ияләре ширкәтенең гомуми җыелышында катнашудан  тыш) рөхсәт алу яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2017 елның 27 сентябрендәге 142 номерлы карарына (19.06.2019№255, 11.03.2020 № 312 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 16 октябрендәге 13 номерлы карары.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                     И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 75.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International