Карар 25.08.2023 №227 "Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында (01.02.2019 №220, 14.03.2019 № 230, 13.11.2019 №286, 05.02.2020 №302, 29.07.2020 №345, 11.12.2020 №33, 20.04.2021 №54, 14.09.2021 №80, 31.01.2023 №187, 24.03.2023 №198 үзгәрешләр белән)"

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 10 июлендәге 286-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы федераль законнарга ярашлы рәвештә, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары (01.02.2019 №220, 14.03.2019 № 230, 13.11.2019 №286, 05.02.2020 №302, 29.07.2020 №345 үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) «Гомуми нигезләмәләр» бүлегенең 1.3 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.3. Арча муниципаль районы башлыгы, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУ җитәкчесе, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе рәисе яисә эшкә алучы (эш бирүче) вәкиле вазыйфаларын башкарырга вәкаләтле башка зат эшкә алучының (эш бирүченең) вәкиле була ала.»;

2) «Муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу» дигән 12 бүлектә:

-2.5 пунктны «федераль законнар белән билгеләнгән очраклардан тыш» дигән сүзләр белән тулыландырырга;

-12.7 пунктны «федераль законнар белән билгеләнгән очраклардан тыш» дигән сүзләр белән тулыландырырга;

3) «керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү» дигән19 нчы бүлектә:

-19.7 пунктында «ышанычсыз яки» сүзләрен алып ташларга, «федераль законнар белән билгеләнгән очраклардан тыш» сүзләре белән тулыландырырга;

-түбәндәге эчтәлектәге19.7.1 пунктча белән тулыландырырга:

«19.7.1. Муниципаль хезмәткәр тарафыннан 19.7 пунктта күрсәтелгән дөрес булмаган мәгълүматлар тапшыру әлеге муниципаль хезмәткәрне муниципаль хезмәттән азат итүгә китерә торган хокук бозу булып тора.»;

4) «Муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләр дигән» 10 нчы бүлектә10.2.1 пунктны төшереп калдырырга;

5) «Муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүгә конкурс» дигән 15 бүлекне  түбәндәге эчтәлектәге 15.1.3 пункт белән тулыландырырга:

«15.1.3. Арча муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләрендә муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүгә конкурс Арча муниципаль районы Советы һәм Арча муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре Советлары арасында төзелгән кадрлар эше буенча аерым функцияләрне тапшыру турындагы килешү нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрү буенча бердәм конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә.»;

6) «Муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү» дигән 16 бүлекне түбәндәге эчтәлектәге 16.8 пункт белән тулыландырырга:

«16.8. Арча муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре муниципаль хезмәткәрләрен аттестацияләү Арча муниципаль районы Советы һәм Арча муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре Советлары арасында төзелгән кадрлар эше буенча аерым функцияләрне тапшыру турындагы килешү нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бердәм аттестация комиссиясе тарафыннан үткәрелә.»;

7) «Коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу турында таләпләрне һәм чикләүләрне һәм тыюларны үтәмәгән өчен җәзалар» дигән 23 бүлекне түбәндәге эчтәлектәге 23.1.1 пунктча белән тулыландырырга:

«23.1.1. «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон һәм башка федераль законнар белән коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау яки җайга салу турындагы таләпләрне һәм чикләүләрне, тыюларны үтәмәү «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясының 3-6 өлешләрдә каралган тәртиптә аңа бәйле булмаган шартлар нәтиҗәсендә  үтәлмәгән дип танылса, муниципаль хезмәткәр җаваплылыктан азат ителә.»;

8) «Муниципаль берәмлектә кадрлар эше» дигән 27 бүлекнең 27.4 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«27.4. Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәләрен алып бару (булган очракта), муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан муниципаль хезмәт үткән чорда хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат формалаштыру һәм күрсәтелгән мәгълүматларны Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының мәгълүмати ресурсларында саклау өчен мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль (персональләштерелгән) исәп-хисап турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә тапшыру;».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http:arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                               И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 79.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International