Карар 25.08.2023 №228 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турында» Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы карарына (10.11.2016 №76, 24.03.2017 №112, 18.07.2017 №133, 14.03.2019 №238, 19.09.2019 №272, 11.03.2020 №313, 09.09.2020 №347, 16.10.2020 №17, 20.04.2021 №56, 13.07.2021 №72, 28.04.2022 №137, 26.05.2022 №148, 14.10.2022 №171 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

1. Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү буенча комиссия эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатыннан, «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турында»  Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы  карары (10.11.2016 №76,  24.03.2017 №112,  18.07.2017 №133,  14.03.2019 №238,  19.09.2019 №272,  11.03.2020 №313,  09.09.2020 №347,  16.10.2020 №17,  20.04.2021 №56, 13.07.2021 №72, 28.04.2022 №137,  26.05.2022 №148,  14.10.2022 №171 үзгәрешләр үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү буенча комиссия (алга таба-Комиссия) составына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- Комиссия составыннан Г.А. Әхмәдуллинаны чыгарырга;

- Комиссия составына әгъза итеп Арча муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе   И.Р. Нотфуллинны кертергә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 36.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International